erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчаның алтынчы мәктәбе укытучысы Ришад Сәйфетдинов: “Һәр укытучы замана белән бергә атларга тиеш”

Арчаның алтынчы мәктәбе укытучысы Ришад Сәйфетдинов “Кеше тәрбияләү” республика бәйгесендә җиңү яулады.

Алтынчы мәктәп укытучылары өчен дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңүләр күптән инде яңалык түгел. “Ел укытучысы”, “Дус сыйныф серләре” кебек бәйгеләрдә алар инде үзләрен судагы балык кебек хис итәдер, мөгаен. Ришад Фәннүр улының да бу беренче генә җиңүе түгел. Әле яшь белгеч булуына карамастан, ике ел рәттән ул “Ел укытучысы” бәйгесенең “Педагогик дебют” номинациясендә икенче урын алды. Ришад Сәйфетдинов география, тарих, Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре дәресләрен укыта.

– Ришад Фәннүрович, Сезнең өчен “Кеше тәрбияләү” бәйгесендә җиңү нәрсә ул? Бәйгедә җиңгәннән соң нинди хисләр кичерәсез? Җиңүгә өметләндегезме?

– “Кеше тәрбияләү” бәйгесе – мәгариф өлкәсендә тәрбия эшен алып баручы укытучылар бәйгесе. Анда республиканың ин көчле сыйныф җитәкчеләре, педагог-оештыручылар, мәктәп директорлары киңәшчеләре катнаша. Шуңа бу бәйгедә җиңү минем өчен аеруча шатлыклы һәм күңелле вакыйга. Җиңүгә, әлбәттә, өметләндем. Үзем җитәкләгән 7В сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән уку елы дәверендә бик күп эш башкардык. Бәйгедә шул эшләрнең нәтиҗәләре зур роль уйный. Җиңүдә укучыларымның һәм аларның әти-әниләренең дә өлеше бар.

– Сезнең инде “Ел укытучысы” бәйгесендә дә горурланырлык уңышларыгыз бар. Бәйгеләрдә катнашу тәҗрибәсе белән тулырак уртаклашасагыз иде. Ике бәйге нәрсә белән аерыла?

– “Ел укытучысы” бәйгесендә фән укыту сыйфатларыңны күрсәтәсе, ә “Кеше тәрбияләү” бәйгесе – мәктәпләрдә тәбия эше алып бару, балалар коллективы белән эшләү тәҗрибәсе бәйгесе. Анда катнашучы сыйныф җитәкчесе, үзенең тәрбия практикасы белән таныштырып, шул автор методикасы нигезендә башка канташучылар белән осталык классы үткәрергә тиеш. Минем тәрбия практикасының темасы “Минем класс – безнең дәүләт” дип аталды һәм шул тема кысаларында балалар коллективында үзидарә оештыру ысуллары белән таныштырдым.

– Мондый бәйгеләрдә катнашу Сезгә нәрсә бирә?

– Беренчедән, тәҗрибә. Син үзеңне генә күрсәтеп калмыйсың, ә башка катнашучыларның тәрбия алымнары белән дә танышасын, бик күп яңа, файдалы мәгълүмат туплыйсың.

– Әзерлек һәм катнашу вакытында Сезнең өчен иң авыры нәрсә булды?

– Иң авыры – бәйгенең төп эш вазыйфалары белән кисешүе. Бәйгегә әзерләнгәндә мин мәктәп директоры Филсинә Закированың ярдәмен һәрдаим тоеп килдем. Шушы ук бәйгедә узган ел өченче урын алган тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Җиһангирова, үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашып, бәйгенең һәр этабында бик зур ярдәм күрсәтте. Минем монда директорыбыз сүзләрен кабатлыйсым килә:  “Мәктәбебезнең һәр җиңүе – ул мәктәп командасы эше нәтиҗәсе”.

– Укытучы булырга Сезне нәрсә этәрде?

– Минем укытучы булып китүемдә әнием, озак еллар  Балтач урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшләгән Люция Шәйхетдинова зур роль уйнады. Әлеге вакытта төрле районнарда эшләсәк тә, һөнәри элемтәне югалтмыйбыз, алда куелган максатларны бергә чишәбез.

– Сезнеңчә, замана укытучылары нинди һөнәри сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Үзем яшь укытучы булсам да, минем буын белән хәзерге балалар бик нык аерыла. Замана бик кызу адымнар белән алга бара, һәм укытучы замана белән бергә атларга тиеш. Без зур үзгәрешләр чорында эшлибез. Барлык укытучыларга да укучыларга ныклы белем бирүдә зур сабырлык һәм уңышлар телим.

– Әңгәмә өчен рәхмәт. Алда да зур җиңүләр көтсен Сезне!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев