Апаз мәктәбе укытучысы “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә лауреат исеменә лаек булды
Апаз урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлзилә Фәхретдинова “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә “Эрудиция һәм иҗади фикер” номинациясендә җиңүче булды.
16 мартта Казанда “Ел укытучысы – 2026” Бөтенроссия бәйгесенең республика этабын йомгаклау тантанасы узды. Мәгариф өлкәсендә зур әһәмияткә ия әлеге чарада төрле районнардан килгән педагоглар һөнәри осталыкларын күрсәтте, тәҗрибә уртаклашты һәм заманча белем бирү алымнары буенча көч сынашты.
Безнең районнан Апаз урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлзилә Фәхретдинова “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә “Эрудиция һәм иҗади фикер” номинациясендә җиңүче булды.
Дүрт көн дәвамында Казан шәһәрендәге “Адымнар” күптелле һәм полипарадигмаль белем бирү мәктәбендә катнашучылар төрле сынаулар аша үтте. Гөлзилә Фәхретдинова үзенең югары әзерлек дәрәҗәсен, тирән белемeн һәм укучылар белән нәтиҗәле эшләү алымнарын күрсәтә алды.
Гөлзилә Фәхретдинованың әлеге җиңүе район өчен дә зур горурлык. Аны чын күңелдән әлеге җиңүе белән котлап, алга таба да иҗади уңышлар, яңа үрләр һәм һөнәри казанышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев