erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча егете Айрат Галәветдинов үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән (»Интертат », Гөлназ Хәбибуллина)

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен, Арча районы Сарай-Чокырча авылы егете Айрат Галәветдинов үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

 

 

Бу хакта «Интертат» хәбәрчесенә аның гаиләсе хәбәр итте. 
Айрат Галәветдинов турында «Интертат»та зур язма дөнья күргән иде. Гомерен хәрби хезмәткә багышлаган, Сирия, Таҗикстандагы кайнар нокталарны да исән-имин үткән Айрат Галәветдинов 23 сентябрьдә Украинадагы махсус операциядә һәлак булды.

«Әлеге бүләкнең Татарстанда, Айратның әти-әниләренә тапшырылуын теләгән идек. Ләкин Айрат та, без дә Оренбург өлкәсендә теркәлгән. Оренбург үзенең геройларын югалтырга теләми. 
Иремнең орденын балалар белән бергә барып алдык. Бу – безнең гаилә өчен бик зур дәрәҗә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әтиләренең «Батырлык» орденын кулларына алгач, балаларның күзләреннән мөлдерәп яшь тамды… Ә аннары орденны Айратның әти-әниләренә алып кайттык. Чөнки алар да бу орденны бик көтте. Хәзер Айратның ордены туган йортында сакланачак. 


Шулай ук Айратның бергә укыган, ике гарнизонда бергә хезмәт иткән дусты Айнур Җиһаншин әти-әниләренә бик зур бүләк ясады – аларга улларының кителен алып кайтты», – дип хәбәрләре белән уртаклашты Айратның тормыш иптәше Гөлназ Галәветдинова.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/arca-egete-airat-galavetdinov-ulgannan-son-batyrlyk-ordeny-belan-bulaklangan-5856903

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре