erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча район Советы утырышы узды

Бүген район Советының чираттагы 28 нче утырышы узды. Аны Арча муниципаль район башлыгы,район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.

Беренче көн тәртибе буенча район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова чыгыш ясады. Ул районда дин һәм милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча алда торган бурычларга тукталды.  Бу өлкәдә борчылырга урын юк. Бездә 17 милләт вәкиле үзара аңлашып яши. Ә менә мигрантлар арасында илдә теркәлү һәм яшәү кануннарын бозу очраклары арткан. Район башлыгы бу юнәлештә контрольлек итүче оешмаларга эшне көчәйтү бурычы куйды.

Районнның Иҗтимагый совет рәисе Надия Мифтахетдинова узган ел республика һәм Арча районында кеше хокукларын саклау буенча башкарылган эшләргә хисап тотты.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина  депутатларны милли мәдәният һәм гореф - гадәтләр елында районда узачак чаралар планы белән таныштырды. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан тыш утырышта район Советының карарларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында мәсьәләләр каралды.

 Район Советы карарлары белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X