Арча районы туберкулез белән авыручылар ешрак очраган районнар исемлегенә кергән
Татарстанда 18 муниципаль районында туберкулез белән авыру күрсәткече уртача дәрәҗәдән югарырак. Әлеге исемлектә Арча районы да бар.
Рспубликаның 18 муниципаль районында туберкулез белән авыру күрсәткече уртача дәрәҗәдән югарырак. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең санитар саклау бүлеге җитәкчесе Анна Алешина хәбәр итте.
“Бездә 18 муниципаль районда авыру күрсәткече республика күрсәткечләреннән югарырак”, – диде ул.
Мәсәлән, Менделеевск районында бу күрсәткеч республика уртачасыннан өч тапкырга артык. Шулай ук әлеге исемлектә Чирмешән, Югары Ослан, Норлат, Яшел Үзән, Әгерҗе, Азнакай, Арча, Тәтеш, Бөгелмә, Түбән Кама, Чүпрәле, Минзәлә, Биектау, Зәй, Сарман һәм Спас районнары бар.
Белгеч фикеренчә, моның берничә сәбәбе булырга мөмкин. Тикшеренүләр саны югарырак булган саен, авыру күрсәткечләре дә арта. Шулай ук 2025 елда моңа кадәр ачыкланмаган очраклар да ачыкланган булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев