erid:2VtzquqpS7d
Арча шәһәре һәм район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллинның бәйрәм котлавы
Арча яңалыклары

Арча шәһәре һәм район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллинның бәйрәм котлавы

Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Ураза гаете белән тәбрик итәм!

Ураза бәйрәме һәркайсыбызга якты өметләр, күңелләребезгә бәхет һәм мәрхәмәт нуры өстәсен, җан җылысын, иман байлыгы, шатлык һәм муллык бүләк итсен. Дөньяларыбызга саулык, бәхет һәм бәрәкәт телим! Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, догаларыбызны кабуллардан кылсын! Амин!

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Ихтирам һәм изге догалар белән Арча шәһәре һәм район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин

21 апрельдә 6.30 сәгатьтә Арча Үзәк мәчетендә (Галактионов урамы, 38а) Гает намазы уза.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев