erid:2VtzquqpS7d
Арча укытучылары һәм укучылары Казанда узган бөтенроссия һәм республика олимпиадалары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты
Арча яңалыклары

Арча укытучылары һәм укучылары Казанда узган бөтенроссия һәм республика олимпиадалары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты

Бүләкләү тантанасында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты

28 майда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында республика, бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләрне, шулай ук федераль дәрәҗәдәге интеллектуаль ярышларда республикабыз данын лаеклы яклаган укучыларны әзерләүче педагогларны һәм остазларны бүләкләү тантанасы узды. Тантанада Арча районынан да җиңүче исеменә лаек булган  укучылар һәм укытучылар катнашты.

Менә алар:

Сабирова Камилә (укытучысы Нигъматуллина Л.С.),

Гарифуллина Рәфинә (укытучысы Хөснетдинова А.М.),

Хәмитжанова Раена ( укытучысы Файзуллина А.М.),

Комарова Азалия (укытучысы Муллагалеева Г.Н.),

Яковлева Ангелина (укытучысы Муллагалеева Г.Н.),

Хәертдинов Айназ  (укытучысы Хаертдинов Х.Г.).

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев