erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча үзәк хастаханәсендә ачык ишекләр көне (ВИДЕО)

Файдалы очрашу булды.

Район үзәк хастаханәсендә "Ак халатлы фәрештәләр" фестивале кысаларында ачык ишекләр көне булды. Медицина хезмәткәре һөнәрен сайларга уйлаган 9 нчы һәм 11 сыйныф укучылары район үзәк хастаханәсенә очрашуга килделәр. Арчаның В.Ф.Ежков.ис.1 нче мәктәп, Арчаның 2 нче мәктәбеннән, Арчаның 5 гимназиясеннән, Апаз, Яңа Кырлай, Түбән Мәтәскә, Иске Чүриле мәктәпләреннән укучылар килгән иде.   Баш табиб Рифат Идрисов иң башта район үзәк хастаханәсе турында сөйләде. Хастаханәдә реанимация бүлеге җитәкчесе Ринат Урманов медицина һөнәре белән таныштырды. Укучылар стационарда да булдылар. Бүгенге көндә Арча районыннан 20ләп студент табиблыкка укый. Казан медицина университетында укучы ике студент очрашуга кайткан иде. Ибәтуллин Илназ һәм Ләйлә Хәйретдинова. Икесе дә Арчадан. Илназ Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Алар Казан медицина университеты турында сөйләделәр. Ләйлә - Арчаның 2 нче мәктәбен. Ә шәфкать туташы, "медбрат" булырга укучыларның исәбе юк. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре