erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада яшәүче бер ир-атка алимент түләмәгән өчен җәза билгеләнде

Арчада яшәүче бер ир алимент түләүдән явызларча читләшкән һәм 1,9 млн сум бурычы җыелган.

Суд 43 яшьлек бу кешене РФ Җинаять кодексының 157нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаятьне ясауда гаепле дип тапты.
Судта ачыкланганча, әлеге ир 2009 елның мартыннан балигъ булмаган кызы өчен алимент түләргә тиеш. 2023 елның маеннан август аен да кертеп түләнмәгән бурычы тагын 50 мең сумнан арта. Аңа кадәр дә алимент түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тарталар. Гомуми бурычы 1,9 млн сумнан да артып китә.
Ул үзенең гаебен тулысынча таныды. Суд аңа, хезмәт хакының 10 процентын тотып, 8 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде.Хөкем карары законлы көченә керде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Камил Хафизов,
 район прокурорының өлкән ярдәмчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев