Арчада ишегалларында бәйрәмнәр гөрләячәк
Алар 7, 14, 21 августта узачак.
Татарстанда бөтен ил буенча моңарчы күрелмәгән проект – Күрше Фест” бәйгесе тәмамланды. Ул “Безнең ишегалды” программасының дәвамы булып тора.
Бәйгегә башлангычны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов биргән иде. «Күрше фест» – халык арасында күршелек культурасын үстерүгә, Татарстан ишегалларында гаилә һәм күршелек традицияләрен ныгытуга юнәлдерелгән проект. Аның кысаларында грант отучылар төрле ишегалларында осталык-класслары, бәйрәм чаралары үткәрәчк.
Әлеге бәйгедә безнең Арча районыннан Арча Укучылар Сарае директорының уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Айгөл Галәветдинова катнашты һәм грантка ия булды.
“Без Арча Укучылар Сарае хезмәткәрләре белән бу җәйдә “Оста куллар” техник фестивале оештырырга планштырабыз. Әлеге проектыбыз “Күрше Фест” бәйгесендә гарнт отты, – дип сөйләде безгә Айгөл Галәветдинова. –Әлеге фестиваль кысаларында Арчабызның өч ишегалды территориясендә фестивальләр үткәреләчәк. Алар кысаларында җиде төрле юнәлеш буенча осталык класслары узачак. Бу робот техникасы, ракета модельләре очырту, авто модельләр йөртү, судо модельләр йөртү, квадрокоптерлар очырту һәм картинг. Проектыбыз кысаларында узачак осталык классларында барлыгы 300дән артык бала катнашыр, дип көтелә. Аларда катнашкан һәр бала жетоннар алачак. Аларны алар төрле кызыклы сувенирларга һәм тәмле күчтәнәчләргә алмаштыра алачак. Фестиваль кысаларында шулай ук төрле кызыклы уеннар, аниматорлар белән бәйрәм көтелә. Әлеге фестиваль Арчада яшәүче балаларны техник иҗатка тарту, аларның җәйге ялларын күңелле һәм мавыктыргыч итеп үткәрүгә юнәлдерелгән”.
Арча шәһәрендә осталык класслары 7, 14, 21 августта 17 сәгатьтән алып 19 сәгатькә кадәр узачак. 7 августта Западная урамы, 30 йорт каршындагы ишегалдына, 14 августта – Борханов – Зәйнуллина скверында, 21 августта – Зур урам, 75 йорт янында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев