erid:2VtzquqpS7d
Арчада машина йөртүчеләрне полиция Кыш бабае котлады
Арча яңалыклары

Арчада машина йөртүчеләрне полиция Кыш бабае котлады

Арчада, “Полиция Кыш бабае” акциясе кысаларында, дәүләт автоинспекциясе, юл куркынычсызлыгы бүлекчәсе, район Мәдәният йорты белән берлектә оештырылган чарада Арчаның 1 нче мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары шәһәр урамында машина йөртүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, бүләкләр өләште.

Ел да уздырыла торган әлеге чарада яшь инспекторлар – мәктәп укучылары машина йөртүчеләргә изге теләкләр теләп озатып кала, бераз вакытка булса да үзләрен юл хәрәкәте инспекторы ролендә хис итә.

Ә машина йөртүчеләр өчен бу көтелмәгән мизгел: юл хәрәкәте инспекторы туктатканда каушап калган йөртүчеләр каршына Кыш бабай, Кар кызы, яшь инспекторлар килеп баса да, бәйрәм белән котлап бүләкләр өләшә башлый. Каушап калу шундук сөенечкә әверелә.

Бүген машина йөртүчеләр яктылык кайтартучы элементка һәм юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләре язылган памяткага ия булды.  

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев