erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада үзәк чыршы ачылды

Чыршы ачылу тантанасы Кыш бабай һәм Кар кызлары парады белән башланды

27 декабрь көнне районның үзәк стадионында төп чыршы ачылу тантанасы узды. Стадионга керүгә балалар өчен күңелле уеннар, остаханәләрдә осталык дәресләре оештырылган иде. 

Үзәк сәхнәдә әкият геройлары, бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай, Кар кызы һәм киләсе ел символы елан белән тамаша күрсәтелде. Башка еллардан үзгә буларак, быелгы бәйрәмдә Кыш бабай һәм Кар кызлары парады булды. Утар Аты, Урта Аты, Кәче, Сеҗе, Яңа Кенәр, Яңасала, Наласа, Урта Курса, Иске Чүриле, Шушмабаш, Яңа Кишет, Ташкичү, Үрнәк, Апаз, Яңа Кырлай, Иске Кырлай авыл җирлекләреннән, шәһәр советы мәдәният йортларыннан, Арчаның 1нче, 2нче, 3нче, 6нчы, 7нче мәктәпләреннән, 5нче гимназиясеннән, Г.Курсави исемендәге лицейдан һәм спорт мәктәбеннән килгән Кыш бабайлар, Кар кызлары һәм Еланнар бәйрәм мәйданы тирәли әйләнеп, сәхнәгә күтәрелделәр.

Үзәк чыршының утларын район башлыгы Илшат Нуриев 2025 елга булган ихлас теләкләре, узып баручы елга рәхмәт сүзләре белән кабызды. «Быелгы ел да тарихка кереп бара. Районыбыз өчен ул уңышлы булды. Күп эшләр эшләнде. Авыл хуҗалыгы ягыннан иң зур һәм алдынгы районнарның берсе. Без республиканың мәдәни башкаласы булып торабыз. Спорт буенча да җиңүләребез күп. Әлеге сәхәнәдән бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче якташларыбызга, аларга ярдәм җыюда булышкан райондашларыбызга рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Алдагы елга бер теләк – илебезгә тынычлык килсен. Гаиләләребездә тынычлык һәм бәхет булсын», – диде ул.   

Тантанага килгән кунакларга һәм тамашачыларга спорт уеннары да оештырылган иде. Теләгән һәркем күңелле ярышларда катнашып, ял итте. Ә бәйрәм сәхнәсендә берсеннән-берсе матур җырлар, дәртле биюләр башкарылды. Бәйрәм концертын танылган җырчы Илшат Сафин бизәде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев