Арчалар Кукмарадан өченче урын алып кайтты
Котлыйбыз!
21 февральдә Кукмарада “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) II кышкы фестиваленең зона этабы үтте. Ул физик тәрбия өлкәендә дәүләт органы оешуның 100 еллыгына багышланган иде.
Анда гомумкоманда беренчелегендә Арча районы командасы өченче урынны яулады.
Арчалар шәхси беренчелектә дә сынатмады. Арчаның алтынчы мәктәбеннән Алия Нәбиуллина – беренче, Зилә Нәбиуллина – икенче, шулай ук Арчаның алтынчы мәктәбеннән Алфис Хидиятуллин, Рәнис Нәбиуллин, Арча педагогия көллиятеннән Евгений Хаматов, Булат Галиев, Яңа Кишет мәктәбеннән Рәдис Сәйфетдинов, “Арча” спорт мәктәбеннән Рузалия Ризванова – өченче урыннарны яулады.
Якташларыбызны котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев