erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчалар махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтте

Бу юлы фронтка 15 тонна йөк китте. Шуның арасында 192 исемле посылка.

17 февраль көнне гуманитар ярдәм белән тагын бер машина махсус хәрби операция барган зонага, Луганск өлкәсенә юл алды.

Озакламый озата баручы волонтер Зөлфәт Кадыйров белән элемтәгә чыктык. Ул вакытта әле йөк Сарапул турысына гына килеп җиткән иде.

– “Мерседес” йөк машинасын төяргә техникум студентлары ярдәм итте. Машинаны район хакимияте бирде. Йөз мең сум күләмендә юл чыгымнарын да ул күтәрде. Шуның өстенә үзләреннән ике дизель генераторы, төнлә күрә торган приборлар, бинокльләр, рацияләр кабельләр, көрәкләр бирде. Район җитәкчеләренә бик зур рәхмәт. Район башлыгы Илшат Нуриев үзе дә йөкне озата бара, – диде Зөлфәт. – Дамир Шакирҗанов үз машинасында, үз исәбенә бик күп әйбер алган иде. Шулай ук тагын бер машинада Ирек Гыйззәтуллин. Ул “Нива” машинасын алып барырга алынды. Аннан безнең сафка үзләре әзерләгән әйберләр белән “Форд”та Алмаз Гыйбадуллин белән Ришат Баһаветдинов кушылды. Яңа Кенәрдән көпчәктәге мунча безнең сафны тулыландырды. Исемле посылкалар бик күп җыелды. 23 февраль белән котлап якташларыбызга бүләкләр дә әзерләгән идек. Хәзер ашау-эчү әйберләре сорамыйлар. Шуңа бик мөһим әйберләр генә тупланды. Дизель, бензин белән эшләүче генераторлар, бинокльләр, рацияләр, җылыткычлар, мичләр, озайткычлар, төрле инструментлар, газ баллоннары һәм башкалар. Район халкы бик зур ярдәм итте. Аларга да рәхмәтебез чиксез. Волонтер кызларның хезмәте турында әйтеп кенә дә бетерерлек түгел. Алар үз-үзләрен аямыйча, юк вакытларын бар итеп, бөтен күңелләрен биреп тырышалар. “Рәхмәт сезгә, кызлар”, – диясе килә аларга.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Калган юлларын Телеграмда “Без бергә, Арча” волонтерлар төркемендә күзәтеп тордык. Бик күп кеше уллары, ирләре посылканы алуы турында язды, волонтерларга рәхмәтләрен белдерде. Кайткач Зөлфәт белән тагын аралаштык.

– Якшәмбе көнне кич кайтып җиттек, Аллага шөкер, – диде Зөлфәт. – Ике частьта булдык. Егетләр безне елмаеп, күңелләре булып каршы алды. Сөенгәннәре йөзләренә чыккан иде. Тагын килегез, көтәбез, дип озатып калдылар. Исемле посылкаларны ияләренә тапшырдык, алып килгән әйберләрне бушаттык. Бу юлы район башлыгы да баргач күп якташларыбыз белән очраштык. Бик зур рәхмәт әйттеләр. Аннан бомбага тотылган авылларда яшәүче ялгыз карт-карчыкларга да утыз кап әйбер әзерләгән идек. Аларны да юлда очраганнарга бирдек. “Сез Россиядәнме?” – дип сорап, күз яшьләре белән рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X