erid:2VtzquqpS7d
Арчалар Сабадан уңышлар белән кайтты
Арча яңалыклары

Арчалар Сабадан уңышлар белән кайтты

Көрәшчеләр тик тормый.

Полковник, көрәшче, күп спорт төрләрен яраткан Саба районының Алан Елга авылында туып үскән Наил Хәмидуллинның бакыйлыкка күчүенә 12 ел.Сабада аның исемен мәңгеләштереп, татарча көрәш турнирын үткәрүне традициягә керткәннәр. 10 декабрьдә Сабада көрәш ярышлары үткәрелде. Ярышта арчалар да катнашты. Сабага 4 көрәшче барды. Һәм уңышлар белән сөенеп кайттылар.

Арча педагогика көллиятендә укучы Динияр Моратов 85 кг авылыктагылар арасында 1нче урынны алды. Тренеры Фәнил Һидиятуллин. 

Лесхоз мәктәбеннән Илсаф Йосыпов үз үлчәү авырлыгында (80кг) 1нче урынны яулады. Тренеры Илүс Әскәров.

Арчаның 6 нчы мәктәбеннән Булат Шакиров 60кг.нан югарырак авырлыктагылар арасында 2 нче урынны алды. Тренеры Фәнил Һидиятуллин. Котлыйбыз!
Молодцы, егетләр!

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев