Бокс буенча халыкара класслы спорт остасы Гөлүсә Галиева җитәкчелегендә үтте ул.
Арчаның Җиңү паркында бокс буенча халыкара класслы спорт остасы Гөлүсә Галиева төрле физик күнегүләр ясатты. Төрле яшьтәгеләр килде. Арчаның 2нче бакчасы балалары, Арча педагогия көллияте каршында эшләп килүче "Тат Арча Җәй" лагеренда ял итүчеләр, "Алгарыш" яшьләр үзәгендә Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар, актив ветераннар бергәләшеп төрле күнегүләр ясадылар. Районның пенсионерлар берлеге рәисе Руфия Баһаветдинова сәламлау сүзе белән чыкты. Без бергә! Хәрәкәттә бәрәкәт!
Аннан соң кызыклы уеннар булып алды. Кәрзиннән сорау аласың һәм җавап бирәсең. Дөрес җавапка - бүләк! Призларны Арча спорт мәктәбе әзерләгән. Күңелле һәм файдалы булды. Оештыручыларга рәхмәт.
Нет комментариев