erid:2VtzquqpS7d
Арчаның Җиңү Паркындагы һәйкәлгә чәчәкләр салдылар
Арча яңалыклары

Арчаның Җиңү Паркындагы һәйкәлгә чәчәкләр салдылар

Анда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Бүген, Ватанны саклаучылар көнендә, Арчаның Җиңү Паркындагы һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Тантаналы чарага мәктәп укучылары, хәрби ветераннар килгән иде. Аларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде. 

«Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Бүген безнең махсус хәрби операциядә шактый егетләребез катнаша. Алар яңа территорияләрнең тынычлыгын саклый. Безнең кире җир шарына нацизмны һәм фашизмны кайтарырга хакыбыз юк. Егетләребез үз бурычларын намус белән үти. Кәефләре әйбәт. Барыгызга да күп сәламнәрен, рәхмәтләрен җиткереп калдылар. Барыгызга да тазалык, саулык телим. Матур итеп бергә-бергә эшләргә насыйп булсын”, – диде район башлыгы һәм һәйкәлгә чәчәкләр салды. 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев