Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәбендә бүген ниләр булды? (ВИДЕО)
Сокланабыз!
Арчаның 1 нче мәктәбе шаккатырмый калмый инде ул! Башлангы сыйныф укытучысы Альбина Гайнетдинова: "Бүген бездә балалар проект эшләре яклый. Кызыклы булачак, сезне дә чакырабыз, килми калмагыз", - диде. Бардым. Һәм, ярый бардым әле, дидем. Балалар ике секциядә эшләде. Гуманитар фәннәр һәм табигый-фәнни цикл секцияләрендә. Гуманитар фәннәр секциясендә 5 төрле проект якланды. Алдагы язмада бу турыда сөйләнде. Ә хәзер табигый фәннәр секциясенә тукталырбыз. Видеода 2 б сыйныфы укучысы Данияр Нигьмәтҗанов күбәләкләр дөньясы турында сөйли. 7 проект якланды. Гомәр Хаҗиев "Ч:ипси: зыян яки файда" проектын яклады. Сабит Гарипов - "Капларның икенче тормышы", Сафия Котдусова һәм Әмирхан Ногыманов - "Йокы. Сәламәт йокы кагыйдәләре", Данияр Нигьмәтҗанов - "Искиткеч күбәләкләрнең дөньясы", Хәсән Вафин - "Лимонның сихри үзенчәлекләре", Рамина Заһидуллина - "Туклану формуласы", Әнисә һәм Нәфисә Хабибуллиналар - "Шоколад - зыян яки файда" проектын якладылар. Һәр проект кызыклы булды. Кызыклы темалар сайлаганнар.Тәҗрибә дә үткәргәннәр. Хәтта лимон электр энергиясен тудырырга сәләтле икән! 3 а сыйныф укучысы Хәсән Вафин бу тәҗрибәне эшләп күрсәтте. Лимоннарга тишек ясап бакыр акча тыгасың да бер-берсен чыбыклар белән тоташтырасың. Соңыннан мәктәп директоры Эльмира Сафина проект яклаган укучыларга дипломнар тапшырды. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев