erid:2VtzquqpS7d
Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәп чисталыкка, тәртипкә өйрәтә
Арча яңалыклары

Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәп чисталыкка, тәртипкә өйрәтә

Бүген мәктәпкә макулатура тапшырдык. Язын һәм көзен кәгазь тапшырабыз.

Электән килгән гадәт бу. Өйдә кирәксез кзгазьләрне җыеп барабыз. Ташларга кул бармый. Мәктәп (директоры Э. Сафина) шулай өйрәтте. Бу гамәл чисталык, тәртип һәм дә файдалы шөгыль. Малайлар да шул тәртипкә өйрәнде. Рәхмәт мәктәпкә! Макулатурадан туалет кәгазе, әйбер төрү кәгазьләре, йомырка савытлары, картоннар һ.б. эшлиләр. Артык кәгазьләрне чүп контейнерына ташлаганчы җыеп, макулатура итеп тапшыру хәерле. Бу чисталык, чүп контейнерларына җиңеллек кенә түгел, файда да, нәтиҗәдә агач материалына экономия, урманнарны саклау да!

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев