erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча базарында югалткан телефонны тәки таптык бит! (ВИДЕО)

Телефонсыз эш харап.

[ Бар ул яхшы күңелле кешеләр! 
Хезерге вакытта интернетсыз,телефонсыз бик авыр икәнен барыбыз да беләбез, ике кулсыз калган кебек. Үз башымнан үткәнне язам. Шулай бер көнне эшебез чыгып,  иптәшем белән Арчага барырга туры килде.Эшләребезне бетергәч,  урам базарына кереп чыгарга уйладым. Машинамны базар янында гына калдырып кереп киттем. Ябык павильонга керүгә, телефонымны машинада калдырдым бугай дип, кире чыктым. Телефон машинада да юк иде,  димәк, төшереп калдырганмын дип йөрәгем жу итеп куйды.Тегендә чабабыз, монда чабабыз,  берәү дә тапмаган, берәү дә күрмәгән. Кыйбатлы булмаса да, бик кадерле телефон,  безнең ишеләрнең бер айлык хезмәт хакы бит.
  Туганнарга хәбәр иттек, алар шалтыраталар минем номерга, юк,  җавап юк. Менә шул вакытта бөтен өметләрем өзелде.
Базардагы сатучы апайлар безнең белән борчыла башладылар. "Бик күпләрнекен табып тапшыра идек без", диләр. Динар дигән сатучы егет ярдәм кулын сузды. Базарда урнаштырылган камераны карый башладык. Ниһаять,  эзләп таптык телефонны табучыны, мин кереп китүгә,  әби белән бабай чыгалар, әби бик оста, як- ягына да карамыйча,  хәтта бабайга да күрсәтмичә,  телфонны кесәсенә тыгып куя да,  камера күременнән юкка чыгалар.Сүнеп барган өметем чаткылары уянып китте. Ул арада полиция хезмәткәре дә килеп җитте, кемдер хәбәр биреп өлгергән. Күзебезгә күренәме дип торабыз, анысы да безнең авылныкы аның. Участковый булып эшли икән шул тирәдә. Сөләйман Мәһдиевка аңлатып бирдек.  Гариза  яздык барысын да әйтеп,  тәртипләп. Ул телефонның табылачагына ышандырды.Шулай итеп,  без телефонсыз үз ягыбызга, Әтнә ягына кайтып киттек.
  Берәр көннән соң,  Әтнәдәге, Арчадагы дусларыбызга видеоны җибәрә башладык. Шул рәвешле безнең видео Сарай Чокырча авылында яшәп, Әтнә эчке эшләр бүлегендә эшләп киткән,  матур шигырьләре белән безне куандырган Марсель абый Шараповка да барып җитә.Ул инде үзенең элемтәләре буенча эш итә.
Ниһаять,  телефон табыла,  28 гыйнвар көнне аны  полиция хезмәткәре Гайнетдинов Ришат Утар авылында  миңа тапшырды. Куанганымны белсәгез иде, балалар кебек шатландым.
 Минем телефонымны табарга булышучыларга, базардагы сатучыларга, полиция хезмәткәрләренә, дусларыма, туганнарыма, полиция хезмәткәрләренә, Сөләйман белән Ришатка, Арча халкына  безнең хөрмәтебез артты.
Фидаил Кадимов, Әтнә районы, Ары авылы

 

 

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtube.com/shorts/VdoPTWOgZV4?feature=share

Теги: Арча хәбәрләре

2
X