Арча район башлыгы призына үткән турнирда батыр калган көрәшчеләр
“Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында муниципаль район башлыгы призына көрәш буенча шәхси-команда беренчелеге җиңүчеләре һәм призчылары
60 килограмм авырлыкта
Беренче урында Иске Чүриледән Рамил Хәсәнов, икенче – педагогика көллиятеннән Булат Фәхриев, өченче урында Югары Мәтәскәдән Әлфис Мәннанов.
65 килограмм авырлыкта
Беренче урында “Игенче” ширкәтеннән Рамил Хәкимҗанов, икенче – “Арча” спорт мәктәбеннән Салават Әхмәтгалиев, өченче урында “Северный” ширкәтеннән Илназ Кәримов.
70 килограмм авырлыкта
Беренче урында Югары Мәтәскәдән Фәнгиз Мәннанов, икенче – педагогика көллиятеннән Азат Хәмзин, өченче урында “Игенче” ширкәтеннән Илназ Гәрәев.
75 килограмм авырлыкта
Беренче урында Яңа Кенәрдән Илшат Фазылҗанов, икенче – “Северный” ширкәтеннән Муса Шакиров, өченче урында “Игенче” ширкәтеннән Азат Сираҗиев.
80 килограмм авырлыкта
Беренче урында “Игенче” ширкәтеннән Дамир Әһлиуллин, икенче – педагогика көллиятеннән Инсаф Мөбарәкшин, өченче урында “Игенче” ширкәтеннән Фәнил Мөхетдинов.
85 килограмм авырлыкта
Беренче урында “Игенче” ширкәтеннән Фаяз Зарипов, икенче – Арча агросәнәгать көллиятеннән Илназ Әскәров, өченче урында “Северный” ширкәтеннән Ринат Николаев.
90 килограмм авырлыкта
Беренче урында “Ак барс” агрокомплексыннан Нәсим Габидуллин, икенче – педагогика көллиятеннән Булат Кәримуллин, өченче урында “Игенче” ширкәтеннән Динар Гатауллин.
100 килограмм авырлыкта
Беренче урында педагогика көллиятеннән Илшат Идиятов, икенче – Өчиледән Әнис Гарипов, өченче урында Арча агросәнәгать көллиятеннән Илүс Әскәров.
130 килограмм авырлыкта
Беренче урында Арчадан Илнур Зәйнуллин, икенче – педагогика көллиятеннән Альмир Мифтахов, өченче урында Арча агросәнәгать көллиятеннән Айдар Мөхәрләмов.
130 килограммнан югары авырлыкта
Беренче урында Арчадан Руслан Абдуллин, икенче – Кишеттән Альберт Ситдыйков, өченче урында “Северный” ширкәтеннән Рәдис Гәрәев.
Командалар арасында беренче урында “Игенче” (Наласа), икенче – Арча педагогика көллияте, өченче – “Северный” (Шушмабаш).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев