erid:2VtzquqpS7d
Арчада әфганчылар вафат булган сугышчан иптәшләренең туганнарының хәлен белделәр
Арча яңалыклары

Арчада әфганчылар вафат булган сугышчан иптәшләренең туганнарының хәлен белделәр

Бүген әфганчыларның "Сугышчан туганлык" оешмасы вәкилләре вафат булган иптәшләренең гаиләләрендә булдылар.

- Без ел саен 15 февраль алдыннан вафат булган иптәшләребезнең галәләрендә булып хәлләрен белешәбез, күчтәнәчләр тапшырабыз. Бу традицияне быел да бозмаска булдык , - диде районныбызның "Сугышчан туганлык" оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов.

Алар бүген Әфган сугышында һәлак булган якташыбыз Марат Лотфуллин каберен дә зират кылды, чәчәкләр салды.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Вафат булмаганнарын уйлап та карамыйлар