Арчада хоккей буенча финал уеннары уза
Бүген Арча боз сараенда 2009-2010 нчы елгы малайлар хоккей командалары арасында Анатолий Тарасов исемендәге "Алтын алка" турнирының республика финал уеннары башланып китте.
Уеннар өч көн буе барачак. Анда быел да безнең "Ястребы" командасы катнаша. Хәтерләсәгез, алар узган ел бу турнирда җиңеп чыгып Сочидагы Бөтенрәсәй финалына да барганнар иде. Быел да аларга уңышлар телибез.
Безнекеләрдән тыш бу юллама өчен быел Казан, Лениногорск, Чистай, Нократ Аланы, Буа, Мамадыш һәм Кукмара командалары көч сынашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев