erid:2VtzquqpS7d
Арчада кичә тагын бер кеше үлеме белән тәмамланган авария
Арча яңалыклары

Арчада кичә тагын бер кеше үлеме белән тәмамланган авария

Арча районы кешесе һәлак була

Чулпанда кичә “Датсун” һәм “Нексия” машиналары катнашында юл һәлакәте булды. Казаннан кайтучы “Датсун” машинасы хуҗасы (Казанда яши, Арчага кунакка кайтышы) пассажирын Кәчегә илтеп куя һәм борылып яңадан олы юлга таба юнәлә. “Юл бир” (“Уступи дорогу”) дигән юл билгесенә игътибар итмичә, борылышка керә. Шунда Арча ягыннан килүче “Нексия” машинасы (Балтач районы Шубан авылыннан, салонда шоферның хатыны белән баласы да була) аңа килеп керә. “Датсун” машинасындагы тагын ике пассажирның берсе – 1952 елгы Казиле кешесе һәлак була. “Нексия” машинасындагыларга зыян килми. Бу хакта безгә Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин хәбәр итте һәм бу авария буенча тикшерү барачагы турында белдерде.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев