erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада узган туризм ярышларында 57 укучы көч сынашты

1 февральдә Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе базасында «Спорт туризмы – яшьләрнең сайлауы» проекты кысаларында Арча муниципаль районы мәгариф учреждениеләре укучылары арасында спорт туризмы (Залинг) буенча шәхси беренчелек үтте.

 

Ярышта 57 укучы катнашты.

Катнашучылар малайлар һәм кызлар арасында 3 яшь төркемендә ярыштылар:

 МК (8-9 яшь) 1 класслы дистанция.

МК (10-13 яшь) 2 класслы дистанция.

ЕК (14-18 яшь) 1 класслы дистанция.      

Ярышларны уздыру һәм гомуми җитәкчелек Арча районының  Укучылар сараена һәм Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбенә  йөкләнде. Ярышларның баш хөкемдары – Сафин Л. Я., дистанция начальнигы - Нәбиуллин Р. Р. Булдылар.

Һәр яшь төркемендә призлы урыннар алган катнашучылар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

Ярышта мондый урыннар яуланды:

    1. яшьлек кызлар арасында 1 класслы дистанция.  Шәхси:

1урын-Нәбиуллина Зилә, «Стрела» командасы, Арча шәһәре, тренеры Нәбиуллин Р. Р.

2 урын-Зарипова Аделина, «Стрела» командасы, Арча шәһәре, тренеры Нәбиуллин Р. Р.

3    урын-Нәбиуллина Алия, «Стрела» командасы, Арча шәһәре, тренеры Нәбиуллин Р. Р.

3 урын – Усманова Иделия, Укучылар сарае,Арча шәһәре, тренеры Сафин Л.Я.

8-9 яшьлек малайлар арасында 1 класслы дистанция.  Шәхси:

1 урын-Губаев Рәдис, Сикертән мәктәбе, тренеры Нәбиуллин Р. Р.

2 урын – Мушарапов Риваль, Укучылар сарае, Арча шәһәре, тренеры Сафин Л. Я.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

10-13 яшьлек малайлар арасында 2 класслы дистанция.  Шәхси:

1 урын-Мәҗитова Илсөя, Укучылар сарае, Арча шәһәре, тренеры Минхәиров Ф. Ф.

2 урын-Камаева Алинә, Укучылар сарае, Арча шәһәре, тренеры Минхәиров Ф. Ф.

3 урын-Мөхәммәтшина Сәлимә, Укучылар сарае, Арча шәһәре, тренеры Минхәиров Ф. Ф.

 

14-18 яшьлек егетләр арасында 2 класслы дистанция.  Шәхси:

1 урын-Ибәтуллин Ильяс, Укучылар сарае, Арча шәһәре, тренеры Минхәиров Ф. Ф.

2 урын-Габделбәров Дамир, Укучылар сарае, Арча шәһәре, тренеры Минхәиров Ф. Ф.

3 урын-Бәйрәмов Данияр, «Стрела» командасы, Арча шәһәре, тренеры Нәбиуллин Р. Р.

14-18 яшьлек кызлар арасында 2 класслы дистанция.  Шәхси:

1 урын-Гәрәева Алинә, Укучылар сарае, Арча шәһәре, тренеры Минхәиров Ф. Ф.

2 урын-Мөхәммәтшина Эльвина, Укучылар сарае, Арча шәһәре, тренеры Минхәиров Ф. Ф.

3 урын-Галәветдинова Ләйлә, Укучылар сарае, Арча шәһәре, тренеры Минхәиров Ф. Ф.

            Бу ярышлар шулай ук Арча районы командасына сайлап алу ярышлары да булды. Ярышларны оештыруда һәм үткәрүдә булышканнары өчен 6 нчы мәктәп администрациясенә рәхмәтебезне белдерәбез. Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X