erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада "Запорожец"лар ярышты

Хәтта Лениногорскидан да дүрт машина бар иде.

Һәр ел Ватанны саклаучылар көне алдыннан “Запорожец” машиналарында узышлар үткәрү бик матур традициягә әверелде. Беренче булып аны ветеран әфганчы Илнур Яруллин башлап җибәрде. Хәтерләсәгез, ул Арча башында, Яңа Кенәр юлы өстендә басуда уздырылды. Соңгы ике елда шулай ук ветеран әфганчы Дамир Шакирҗанов “дилбегәне” үз кулына алды һәм ике ел рәттән ярышлар Көтектә оештырылды. Беренчесендә хәтта самолетлар да фигуралар ясап очты. Ә быел аны зурлап Арча ипподромында үткәрделәр.

Машинада узышларны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Ир-егетләрне бәйрәм белән котлап, ярышка килгәннәргә уңышлар теләде.

– Быел ярышта 14 машина катнаша. Арча гына түгел, Әтнә, Биектау, Балтач, хәтта Лениногорскидан, Бәкердән дүрт машина килде. “Запорожец”ларда узышларның даны шулай еракларга таралганга, катнашучылар саны артканга без куанабыз, – диде узышларны оештыручы “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов.

Ялгышмасам, ярышлар үткәрү турындагы идеяне Илнур Яруллин шул Бәкердән алып кайткан, беренче урынны алучыга бүләк тә “Бәкер” шифаханәсенә юллама иде. Күргәнегезчә, хәзер бәкерләр үзләре безгә килә.

Көне дә нинди матур килде бит. Чын яз. Кояш. Халык та күп җыелган иде. Мәдәният хзезмәткәрләре дә тырышкан. Сәхнәдән җыр агылды. Шунда гына кыр кухнясы. Килгән кешеләрне кайнар чәй, пылау, ботка белән сыйладылар. Барысы да иганәчеләр ярдәме белән оештырылган. 

Ә ярышларга килгәндә... Мин үзем экстрим яратучылардан түгел. Әмма бу көнне “Запорожец”ларда узышларны ахырына кадәр кызыксынып күзәттем. Алып баручыдан да күп нәрсә тора бит. Ветеран-әфганчы Фәнис Тимашев аны тере һәм кызыклы алып барды.

– “Запорожец” 1960-1970 елларда чыгарылган. Бәяләре 1200 сумнан 3000 сумга кадәр торган. Ул вакытта күп акча инде ул, шуңа аны алдынгы комбайнчылар, завод эшчеләре генә алган, – дип машинаның тарихына да тукталып алды.

“Запорожец”лар башта өчәрләп ярышты, аннан бөтенесе бергә киттеләр. Кеше кызыксынып күзәтте. Кем беренче булыр? Трасса яңа, катлаулы. Трамплиннар, күтәртмәлекләр, текә борылышлар белән. Өстәвенә пычрак. Килеп бәреләләр, туктап калалар, өстерәп кабызалар, әмма барыбер ярышны дәвам итәләр. Дөрес әйтәләр, танклар пычрактан курыкмый.

– Чын адреналин бу, – диде Божадан Марсель Мамаев. – Машина үземнеке түгел, Ринат Моратовныкы. Шәп техника. Монда җиңү түгел, ә катнашу мөһим.

– Мин машинаны бер әбидән алып кайткан идем. Өр-яңадан җыеп чыктым. 1979 елгы бугай. Менә эшкә ярады, – диде Кыснадан Ирек Насретдинов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ирек өчен җан атарга нәни улы белән хатыны Гөлүсә дә килгән иде. Алар аңа көч биреп тордылар.

Берничә ел рәттән җиңүне кулдан ычкындырмаган Надир Шакирҗанов машинасы бу юлы хуҗасына бераз “аяк чалды”. Әмма егет барыбер ярыштан төшеп калмады һәм алдынгы урыннарның берсен алды. Надир кебек егетләр алай тиз генә бирешми.

Ә менә Лениногорскидан килгән Рөстәм Шакирҗанов баштан ук беренчелекне алды һәм ахырга кадәр бирмәде. Узыш вакытында аның яшел төстәге 12 номерлы машинасын кызыксынып күзәттеләр. Күренеп тора, егет яхшы әзерләнгән. Һәм бушка булмаган, беренче урынны Рөстәм яулады.

– Бәкердән алып килүем бушка булмады. Сөендем. Авылыма, өемә җиңү белән кайтам, диде 24 яшьлек егет. 

Икенче урында Кысна егете 19 яшьлек Илгиз Сафин. Әфганчы Газинур Сафинның улы.

Моңа кадәр үзем катнаштым. Дүртенче урыннан күтәрелә алмадым. Улың сине уздырды, дип шаярталар дуслар, диде улы өчен җан атарга килгән Газинур.

Өченче урында Казанбаштан Ризван Мәрдәнов. Ул үзе Арчада яши, “Кырлай” ширкәтендә эшли икән. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз.

Бүләкләр дә яхшы иде. Беренче урынга суыткыч, икенчегә телевизор, өченчегә кер юу машинасы. Шулай ук барлык катнашучыларга да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X