Арчаның туризм белән шөгыльләнүче укучылары чаңгы ярышында узышты
19 февральдә Арча шәһәренең спорт туризмы полигонында «Спорт туризмы – яшьләрнең сайлауы» проекты кысаларында Арча муниципаль районы мәгариф учреждениеләре укучылары арасында чаңгы дистанцияләрендә спорт туризмы буенча шәхси-команда ярышлары узды
Ярышларда барлыгы 59 укучы катнашты. Катнашучылар 3 яшь төркемендә ярыштылар:
Кече төркем (2010-2007 елгы).)
Урта төркем (2006-2005 елгы).)
Яшь өлкән төркем (2004-2002 елгылар).
Гомуми җитәкчелек һәм ярышларны үткәрү Арча районының «Укучылар сараена» йөкләнде. Ярышларның баш хөкемдары-Минхәиров Ф. Ф. булды.
Шәхси зачетта җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр, ә командалар грамоталар белән бүләкләнделәр.
Ярышларда шушындый урыннар яуланды:
2010-2007 елгы кызлар арасында:
1 урын-Мәҗитова Илсөя, "Укучылар сарае", Арча шәһәре, тренер Минхәиров Ф. Ф.
2 урын-Нәбиуллина Гөлназ, Сикертән мәктәбе, тренер Нәбиуллин Р. Р.
3 урын-Зиннәтова Нәргизә, Лесхоз урта мәктәбе, тренер Шакиров И. Х.
2010-2007 елгы малайлар арасында:
1 урын-Зарипов Руслан, 6 нчы мәктәпнең " Стрела» командасы, тренер Нәбиуллин Р. Р.
2 урын-Камалиев Роберт, "Укучылар сарае" , тренер Сафин Л. Я.
3 урын-Җәләлиев Зөлфәт, Сеҗе мәктәбе, тренер Нәгыймов Ф. Ф.
2006-2005 елгы малайлар арасында:
1 урын-Зиатдинов Әлфис, Лесхоз урта мәктәбе, тренер Шакиров И. Х.
2 урын-Нигаматов Рәмзил, Сеҗе мәктәбе, тренер Нәгыймов Ф. Ф.
3 урын-Ибәтуллин Ильяс, "Укучылар сарае", тренер Минхәиров Ф. Ф.
2006-2005 елгы кызлар арасында:
1 урын Габдуллина Алсу, Лесхоз урта мәктәбе, тренер Шакиров И. Х.
2 урын-Сибагатуллина Ләйсән, Лесхоз урта мәктәбе, тренер Шакиров И. Х.
3 урын-Сибгатуллина Сөмбел, Түбән Аты мәктәбе, тренеры Сафин Л. Я.
2004-2002 елгы егетләр арасында:
1 урын-Альтапов Азамат, Лесхоз урта мәктәбе, тренер Шакиров И. Х.
2 урын-Галимҗанов Салават, Лесхоз урта мәктәбе, тренер Шакиров И. Х.
3 урын-Зиннәтов Данияр, Лесхоз урта мәктәбе, тренер Шакиров И. Х.
2004-2002 елгы кызлар арасында:
1 урын-Галимуллина Гөлшат, Лесхоз урта мәктәбе, тренер Шакиров И. Х.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев