Һава торышын алдан белеп торыйк
Салкынайтамы, җылытамы?
Иртәгә, 30 гыйнварда, республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явуы ихтимал.
Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, төнлә һава температурасы 11-16 градус салкын булачак. Урыны белән 21 градус салкын булырга мөмкин. Көндез салкынлык 4-9 градусны тәшкил итәчәк.
Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил, юлларда бозлавык саклана, дип кисәтә синоптиклар. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/29-01-2022/yaksh-mbe-k-nne-tatarstanda-21-graduska-kad-r-suyta-5848226
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев