erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районының Яңасала авылында халык язучысына багышланган әдәби бакча ачылды

“Намус” романы 24 телгә тәрҗемә ителгән, – диде Шәфигулла Гарипов. – Әле барысы да барланып бетмәде. Рус телендә ун тапкыр миллион тираж белән басылды.

Яңасалада танылган язучы Гомәр Бәширов яшәгән нигез урынында “Әдәби бакча” барлыкка килде. Районыбыз өчен бик күп игелекле эшләр башкарган якташыбыз Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин ярдәме белән биредә мемориаль такта һәм экспозиция  урнаштырылган. Узган атнада шуны тантаналы шартларда ачу чарасы булды.

Гомәр Бәширов дөньяга килүе, туган туфрагының җылысын тоеп, чишмәләренең суын эчеп яшәве, илһам алуы өчен туган авылына булган рәхмәтен аны әсәрләрендә телгә алып, дөньяга танытуы белән җиткерде. Менә тагын танылган шәхесләр – шагыйрь Рәмис Әймәт, язучы, тәрҗемәче, Гомәр аганың оныгы Гәүһәр Хәсәнова, прозаик Вакыйф Нуриев, прозаик, тәрҗемәче Хәнәфи Бәдигый, шагыйрь Рифат Җамал, шагыйрә Наилә Ахунова, журналист Риман Гыйлемханов язучының туган ягында. Кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде.

Лотфулла Шәфигуллин депутат булып киткәч кайберәүләр: “Хәзер ярдәм итмәс инде”, – дип куйды. Әмма ялгышкан булып чыктылар. Күңеле изгелектә булган кеше шул юлдан баруын дәвам итә. “Әдәби бакча” шуны исбатлый. Әмма Лотфулла Шәфигуллинның тагын да зуррак планнары бар икән әле.

– Мәктәптә булып чыктым. Аны карарга, музейны яхшылап эшләргә кирәк. Тел, дибез. Шуларны карамасак, язучыларыбызны барламасак, белмәсәк, зурламасак, телебезне дә саклый алмаячакбыз. Бу экспозициядә Гомәр аганың сигез васыяте язылган. Сигезенчесендә ул: “Татар халкының әйбәт тә, начар да бер гадәте бар. Ул – тар күңеллелек”. Күңелебез киң булсын иде, – диде һәм мемориаль такта, экспозицияләрне ясауда ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтен белдерде.

Рәмис Әймәт китергән Әмирхан Еники сүзләре бик ошады. “Эшләгән эшләр минеке җиңелрәк, синеке авыррак (язылган әсәрләр турында), ләкин барыр юлыбыз, кыйблабыз уртак. Икебез дә халкыбыз иманлырак, гаделрәк, намуслырак булсын дип хезмәт итәргә тырыштык”, – дигән ул. Гомәр ага безгә үзенең уй-хисләрен, теләкләрен әсәрләре аша җиткерде. Соңыннан Гәүһәр ханым әтисен шулай зурлаулары өчен олы рәхмәтен белдерде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәйрәм мәктәптә дәвам итте. “Казан арты” тарих-этнография музее Гомәр Бәширов иҗатына багышлап искиткеч бай күргәзмә оештырган иде.

– Язучының “Намус” романы 24 телгә тәрҗемә ителгән, – диде Шәфигулла Гарипов. – Әле барысы да барланып бетмәде. Рус телендә ун тапкыр миллион тираж белән басылды.

Кунаклар мәктәп эчендәге музей белән таныштылар, укучылар, укытучылар, авыл үзешчәннәре катнашында концерт карадылар, үзләре дә бик теләп чыгыш ясады.

Гөлсинә Зәкиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре 100-летие ТАССР

2
X