Фикер алыштылар
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Белоруссия делегациясе белән эшлекле очрашу узды. Сөйләшүләрне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов үткәрде, дип хәбәр итә " Татар информ".
Белоруссия делегациясен Минск өлкә башкарма комитеты рәисе Алексей Кушнаренко җитәкләде.
Очрашу барышында Ленар Гарипов республиканың экспорт мөмкинлекләрен тәкъдим итте һәм Татарстан агросәнәгать комплексының потенциалы турында сөйләде.
Алексей Кушнаренко, үз чиратында, Татарстанның интенсив авыл хуҗалыгы төбәкләре рәтенә керүен һәм Россиядә алдынгы урыннарны биләвен билгеләп үтте.
Очрашуда катнашучылар алдагы хезмәттәшлек перспективалары, экспортны киңәйтү һәм үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгын механикалаштыруда мөмкин булган уртак проектлар турында фикер алышты
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев