erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бер кешенең үлүе дә зур фаҗига

2022 елда юл-транспорт һәлакәтләре шактый кимеде. Ләкин тынычланырга иртә

16 февральдә Арча муниципаль районы башкарма комитетының юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча  комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Ренат Гатиятов алып барды.

Утырышта көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Ренат Гатиятов “Арча муниципаль районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар турында”, Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек җитәкчесе Айдар Баһавиев, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лия Ильина, Арчаның 1 номерлы урта мәктәбе директоры Эльмира Сафина, Арчаның  10 номерлы балалар бакчасы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Фәния Гыйззәтуллина, юлларда авырлык – габарит контролен тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Олег Космаков чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Сәмигуллин комиссиянең еллык эшенә уңай бәя бирде, шул ук вакытта булган җитешсезлекләрне, аларны бетерү юлларын күрсәтте.

Район башлыгы Илшат Нуриев йомгаклау сүзендә районда юл иминлеген тәэмин итү буенча, күп эш башкарылуын билгеләп үтте, алда торган бурычларга тукталды.

Без утырыштан соң  комиссия рәисе Р.М.Гатиятов белән очрашып сөйләштек.

– Ренат Мансурович, комиссиядә күбрәк нинди мәсьәләләр карала?

– Район юлларында иминлекне саклау муниципалитет эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып тора. 2022 елда комиссиянең  4 утырышы узды. Утырышларда зыян күрүчеләр булган барлык юл һәлакәтләренә анализ ясала. Юлларга хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләрен, автомәктәп вәкилләрен тыңлыйбыз. Мондый очракларны булдырмау  чаралары билгелибез, аларның үтәлешен контрольдә тотабыз.

Арча районы террито-риясендә 50 меңгә якын кеше яши, 18 меңнән артык транспорт бар, 960 километр юлга, шуларның 42 километрдан артыгы – федераль, 396 километрдан артыгы – төбәк, 521 километры –  муниципаль юллар, хезмәт күрсәтелә.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен җаваплы оешмаларның көйле эшләве  нәтиҗәсендә 2022 елда юл-транспорт һәлакәтләре шактый кимеде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ләкин тынычланырга иртә, бер кешенең үлеме, имгәнүе дә зур фаҗига.

– Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча районда ниләр эшләнә?

– Бу эш ике төп юнәлеш буенча алып барыла. Беренчесе – юлларның сыйфатын яхшырту. Һәлакәтләр булган урыннарга аеруча игътибар бирелә. Хәрәкәт зур булган, пассажирлар һәм укучыларны йөртә торган автобус маршрутлары аерым контрольдә тотыла.

Узган ел төбәк юлларында 150 билге куелды. Арча–Олы Әтнә, Казан–Малмыж–Күпербаш юллары кырыйларына тротуарлар эшләнде. Практика күрсәткәнчә, яктыртылган юлларда караңгы вакытта һәлакәтләр юк.

2022 елда муниципаль юлларда иминлекне арттыру буенча шактый күләмдә эш башкарылды. Юл эшләрен планлаштырганда аларның торышы, һәлакәтләрне анализлау нәтиҗәләре, кешеләрнең мөрәҗәгатьләре исәпкә алына.

Икенче мөһим юнәлеш – профилактика һәм аңлату эшләре. Массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет аша юл хәрәкәте куркынычсызлыгына багышланган материаллар даими рәвештә биреп барыла, суд тарафыннан исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә иткән өчен идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән кешеләр турында язмалар бастырыла.

Балалар белән аңлату эшләре алып баруга аеруча игътибар итәбез. Районда ДОСААФ күп чаралар, экскурсияләр, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәресләре уздыра. Безнең район командасы картинг буенча республика ярышларында катнашып призлы урыннар ала.

Быел районда юлларда иминлекне тәэмин итү буенча эш дәвам итә. Бигрәк тә мәктәп автобуслары, белем бирү һәм социаль учреждениеләр янындагы юлларга аерым игътибар биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X