erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бу артистларга ни җитми? (+фото)

Нәрсә урларга планлаштыралар?

 

Узган шимбәдә “Җидегән чишмә” Арча халык театры тамашачыларына яңа спектакль премьерасын тәкъдим итте. Бу юлы үзешчән артистлар “Урлыйкмы? Урламыйкмы?” дигән исем астында Аяз Гыйлаҗевның “Кияү урлау” пьесасын сәхнәләштерделәр. Аны сәхнәгә танылган режиссер, Татарстанның атказанган артисты Азат Зарипов куйды.

– Спектакльне өйрәнү дәверендә каршылыклар күп булды. Әмма без аларны җиңеп чыга алдык, – дигән иде үзенең “Арча радиосы”на биргән интервьюсында театрның  режиссер ярдәмчесе Гүзәл Нигъмәтҗанова.

Чыннан да, артистларның да, шулай ук режиссерның да, бик күп көч, тырышлык куйганлыгы, энергия сарыф иткәнлеге күренеп тора. Артистларның барысы да сәхнәдә шулкадәр бирелеп уйнады, тулысынча образларны ачып бирде. Бу – искиткеч зур хезмәт.

Эчтәлеге буенча вакыйга җитмешенче еллар тирәсендә бара. Җиде кыз бала атасы Салихҗан (Харис Сафин) кызларын кияүгә бирер вакытлары җиткәнен аңлый. Тик беренче булып олы кызы Нурҗиханны (Резидә Галиуллина) парлы итәсе килә. Әмма егете Фәттах (Илдус Хәбибуллин) өйләнергә бик ашыкмый. Шуның нәтиҗәсендә икенче кыз Нурмисал (Алисә Сөләйманова) да Роберт (Динар Бариев) белән кавыша алмый. Егет кызның әнисе Гөлҗиһан (Гөлнара Гыйниятуллина) белән дә сөйләшеп карый. Тик хатыны сүзе дә аягын нык терәп торган Салихҗанга барып җитми. Ахыр чиктә бу гаиләдә үскән өченче кызга күз атып йөргән Шакир (Расих Тимергалиев) һәм ирдәүкә буларак даны таралган Бәдәр (Гөлсинә Зәкиева) Фәттахны урлап алып кайта. Четерекле вакыйга туй белән тәмамлана. Кыскача эчтәлеге менә шулай.

Драмага караганда комедияне уйнау күпкә авыр. Рольне тормышчан итеп тә башкарырга, шул ук вакытта тузга язмаган әйбер әйтеп түгел, ә гадәти әйберне кеше көләрлек итеп җиткерә алырга да кирәк. Тамашачы көлә, алкышлар белән бәяли икән, димәк, тырышлык юкка чыкмаган. Бу көнне спектакльне Арча тамашачысы яратып карады һәм басып алкышлады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Бик матур булды. Рәхәтләнеп ял итеп утырдык”, – дип язганнар иде инстаграмдагы комментарийларда.

– Мин “Җидегән чишмә” Арча халык театрының фанаты. Бер генә спектакльне дә калдырмыйча карап барам. Бу юлы да бик ошады, – диде бер ханым. – Уйнаучыларын үзешчәннәр димәссең дә. Чын профессионаллар!

– Артистларның уйнавы, режиссерның сәхнәгә куюы – бишлек. Спектакльдә күрсәтелгән вакыйга актуаль дә булса.., – дигән фикер дә яңгырады.

Уңаймы, тискәреме – ул барыбер бәя. Кайбер спектакльләр залдан чыгу белән онытыла. Димәк, бу юлы тамашачы битараф кына булып карап утырмаган. Ул аның күңеленә сеңеп калган. Димәк, артистлар автор фикерләрен дөрес җиткерә алган. Моның өчен зал тутырып килгән тамашачыларга зур рәхмәт.

Билет ала алмый калучыларга да борчылыр урын юк. 25 февраль көнне спектакль Арча Мәдәният йортында кабатлап күрсәтеләчәк. Анда Аяз Гыйлаҗевның хатыны Нәкыя ханым, улы, шулай ук драматург Мансур Гыйлаҗев, драматурглар Хәбир Ибраһимов һәм Рәдиф Сәгъдинең дә килүе көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X