erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бу атнага йолдызнамә (3-10 февраль)

Бу атнада йолдызлар сезгә ниләр вәгъдә итә соң?

Кучкар (21 март-20 апрель)
Гаилә мөнәсәбәтләрегез гармонияле булачак. Тынычланачаксыз һәм үзегезнең хәләлегезне яхшырак аңлый баш­лаячаксыз. Өй мәшәкатьләрен үзегезнең җилкәгә генә өймәгез. Эшегез күп булса, тагын ачуыгыз килер. Галәмнән кызыклы ишарә алачаксыз.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Үзегезнең теләк-омтылышларыгызга, эчке тавышыгызга колак салыгыз. Кайберәүләргә барысын да яңадан башларга туры килергә мөмкин. Яңа эш эшләп карау, уку-өйрәнүләр көтә. Дус-туганнарыгызның ярдәме кирәк булыр. Сезне илһамландыра торган кешеләр белән күбрәк аралашырга, сөйләшергә тырышыгыз.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Карьерагыз, социаль дәрәҗәгезне ничек күтәрү турында уйланасыз. Киләчәгегезне ничек тәэмин итү турында борчыласыз. Сезгә ярдәм кулы суза торган берәр кеше һәм кирәкле мәгълүмат табачаксыз. Кәеф-хисләрегезне дилбегәдә тотыгыз. Уңышсызлыклар килсә, борыныгызны төшермәгез.

Кысла (22 июнь-22 июль)
Бәләкәй генә каршылыклар, аңлашылмаучанлыклар белән бәйле кызыклы чор. Еш кына озак уйлап тормый гына эшләргә, күп нәрсәне көйләргә туры киләчәк. Конфликтлар, соңга калулар булырга мөмкин. Мәгълүматны тикшерүне, документлар тапшыруны соңга калдырмагыз.

Арыслан (23 июль-23 август)
Барысы да тиз генә барып чыкмаячак. Хәйләкәр һәм зирәк булырга туры килер. Әгәр дә сез дигәнчә булмаса, әрепләшергә һәм бәхәсләшергә кирәк түгел. Кешеләргә якын килергә өйрәнегез. Вакыйгалардан алда булырга, аларны конфликтка кадәр җиткермәскә тырышыгыз. Шәхесләргә кагылмыйча гына, аргументлар кулланып аңлатыгыз.

Кыз (24 август-23 сентябрь)
Уңай якка үзгәрешләр сизәрсез. Күптән көтелгән сорауларга җавап алачаксыз. Туганнар сезнең фикергә колак салачак һәм барлык яклар да канәгать калырлык карарга киләчәксез. Күңел өчен нәрсә дә булса эшлисе килү теләге туачак һәм аның өчен база әзерли башлаячаксыз.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Башкармый калу мөмкин булмаган эшләрне төгәлләр, документлар тапшырыр өчен кулай вакыт. Сезнең оптимистик кәефегез кешеләр белән аралашуны һәм хезмәттәшлек итүне уңышлы итәчәк, дуслык мохите тудырачак. Башыгызга бик кызыклы фикерләр килергә мөмкин. Җитәкчеләр сезнең уңыш­ларны бәяләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Үткәннәрне сагыначаксыз. Уйларыгызда бик еш кына узган гомерегезгә кайтып, күңелле мизгелләрне исегезгә төшерәчәксез. Алар сезнең хәтерегездә кино тасмасы кебек тереләчәк. Эшләнеп бетмәгән проектларны тәмамларга тырышыгыз. Ә шимбә-якшәмбе көннәрендә үзегезгә чын ял ясагыз. Берәр яңа шөгыльгә тотыну хуплана.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Аңлашылмаучанлыкны җайлар өчен әйбәт вакыт. Моны мөмкин кадәр тизрәк эшләргә кирәк. Ләкин вакыйгаларны ясалма ашыктырырга кирәк түгел. Барысы да үзеннән-үзе хәл ителер. Планнарыгыз һәм уңышларыгыз турында бик үк якын булмаган кешеләргә сөйләмәгез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Кайберләрегез әйләнә-тирәдәгеләр өчен бик ябык яки артык бәйләнчек булып тоелырга мөмкин. Документларның җитенкерәмәве сәбәпле, эшегездә кыенлыклар булырга мөмкин. Атна азагына алар җайланачак һәм сез иркенләп ял итә, ­шәхси эшләрегез белән шөгыльләнә алачаксыз.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Әлегә яңа эш башламый торыгыз. Булганына шөкер итеп, вакыйгалар уңаенда яшәргә кирәк. Мөгез чыгармыйча гына. Гаилә, сәламәтлек, торак мәсьәләләрен хәл итегез. Хисләрегезне эчегездә тотмагыз. Үзегезнең борчу-кайгыларыгызны, шатлык, кичерешләрегезне сөйләп, бушанырга тырышыгыз.

Балык (19 февраль-20 март )
Бу атнада булган мөмкинлекне ычкындырмагыз. Сезне кунакка яки кичәгә чакырулары мөмкин. Кәефегез еш үзгәреп торыр. Булган вакыйгаларга бик җитди карамасагыз иде. Берәр төрле яңа шөгыль тапсагыз, яхшы була.

http://shahrikazan.ru/news/goroskopp/yoldyznam-30-dekabr-6-gyynvar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X