erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Бүген Арчада спорт бәйрәме: бер көндә көрәш һәм хоккей.

Бүген Арча спорт сараенда район башлыгы призына көрәш бәйгесе, ә боз сараенда Арча җыелма командасы һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек министрлыгы командалары арасында хоккей буенча иптәшләрчә очрашу узды.

Боз сараендагы уенны күзәтүе бик күңелле иде. Беренчедән, ике якта да билгеле шәхесләр, таныш йөзләр. Арча командасы өчен район башлыгы Илшат Нуриев үзе дә уйнады, хәтта бер алка да кертте әле. Аның белән бергә бозга район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров, "Кырлай" ширкәте инвесторы Марат Кәримов,район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Инсаф Габделгазизов һәм башка җитәкчеләр дә чыкты.

Очрашу иптәшләрчә диелсә дә, уен бик кискен барды. Кызганыч, арчалар бер генә алка исәбе белән (4:5) оттырды.

Соңыннан барлык уенчылар медальләр, ә иң яхшыларына аерым бүләкләр тапшырылды.

Бу вакытта спорт сараеда район башлыгы призына көрәш бәйгесе гөрләде . Анда иң кече (60кг.) авырлыктан башлап 130 кг.нвн авырырак алып батырларга кадәр бил алышты. 

Җиңүчеләр:
60 кг авырлыкта:
1 урын – Динарис Таҗетдинов
2 урын – Ирек Сафиуллин
3 урын – Рүзәл Фәзрахманов;       4 урын – Данис Галиҗанов

65 кг авырлыкта
1 урын – Салават Әхмәтгалиев
2 урын – Илдар Гобәйдуллин
3 урын – Денис Филиппов
4 урын – Камил Шиһабетдинов

70 кг авырлыкта:
1 урын - Райнур Фәйзрахманов
2 урын – Илнур Моратов
3 урын – Илназ Нуруллин
4 урын – Руслан Ларин

75 кг авырлыкта
1 урын – Рамил Хәкимҗанов
2 урын – Рәмис Галиев
3 урын – Илназ Шакирҗанов
4 урын – Илназ Гараев

80 кг авырлыкта:
1 урын – Ралиф Сәләхетдинов
2 урын – Даил Зиннәтуллин
3 урын – Ильяр Нәҗметдинов
4 урын – Илфар Вәлиев

85 кг авырлыкта:
1 урын – Динияр Муратов
2 урын – Рәис Галиев
3 урын – Дияз Галиәкбәров
4 урын – Наил Гафуров

90 кг авырлыкта:
1 урын – Инсаф Мөбәрәкшин
2 урын – Дамир Әһлиуллин
3 урын – Фәнгиз Маннанов
4 урын – Алмаз Файзрахманов

100 кг авырлыкта: 
1 урын – Илшат Идиятов
2 урын – Динар Гатауллин
3 урын – Рәдис Закиров
4 урын – Марат Һадиев

115 кг авырлыкта:
1 урын – Илшат Фазылҗанов
2 урын – Әнис Гарипов
3 урын – Әмир Вәлиәхмәтов
4 урын – Ринат Николаев

130 кг авырлыкта:
1 урын – Илнур Зәйнуллин
2 урын – Булат Хөсәенов
3 урын – Радил Шагисламов
4 урын – Илназ Ровнейко

130 кг.нан югары авырлыкта:
1 урын – Альберт Ситдиков 
2 урын – Реваль Хәлиуллин
3 урын – Фаил Рәхимов
4 урын – Илнар Хәбибуллин

Командалар арасында беренчелекне "Кырлай",икенче урынны "Игенче ", өченче урынны Арча педагогика көллияте һәм дүртенче урынны "Северный" көрәшчеләре алды. Барлык призерларга медальләр һәм акчалата бүләкләр,командаларга кубоклар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре