erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эш кенә түгел, түләү дә кирәк

Утар Аты авыл җирлегендәге хисап җыелышыннан куанып кайттым. Колхоз таралгач узган җыелышларда ятим калган кебек тоела иде алар.

 

Бу юлы авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева: “Безнең җирлектә 6 инвестор эшли, күп мәсьәләләрне хәл иткәндә аларның ярдәме зур”, – дип сөйләде.

Эш бирүчеләр булгач, эш урыннары да җитәрлек. Аннан сайлау мөмкинлеге бар, кайда әйбәтрәк түлиләр, шуңа баралар. Инвесторлар ярдәме белән 320 ветеранга бүләкләр әзерләнгән.

Пай җиренең бер гектарына бер мең сум түләүче дә бар. Кимрәк түләүчеләрдән зарланып та алдылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Нива” ширкәте җитәкчесе Алмаз Шәрипов 600 гектар җиребез бар, эшкә ашкынып торучылар аз, диде. Бу хуҗалыкта сөт тә җыялар, катнаш азык та әзерлиләр. Уртача хезмәт хакы 25 мең сум чамасы. Сыер савучылар 30–40 мең сум ала. “Бер күгәрек кадак та калмаган, буш урынга килдек без”, – ди җитәкче.

Субаш Атылар авылда кибет булмаудан зарланды. Район башлыгы Илшат Нуриев тиешле хезмәтләр җитәкчеләренә бу мәсьәләне өйрәнергә, автолавканы халыкка уңайлы итеп китертергә  кушты.

Район башлыгы башка сорауларга да җавап бирде.

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X