erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Фирдәвес апаның өлкән оныкчыгына 21 яшь

Бүген Арча станциясендә яшәүче Фирдәвес Гыйльмановага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котлап район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Мөхетдинов килде һәм юбилярга В.Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның котлау хатларын тапшырды.

Биектау районының Ямаширмә авылында дөньяга килә Фирдәвес апа. Күп балалы, әти-әнисе җир кешеләре, намуслы хезмәт белән көн күргән колхозчы гаиләсендә үсә ул. Бүгенге көндә бертуганнарыннан Ямаширмәдә гомер итүче, үзеннән өч яшькә кече сеңлесе Мәгъфируз апа гына исән-сау. Апасының гомер бәйрәменә ул да килгән иде. Туганнарын күреп, аралашу насыйп булды. 

Туганнар дигәннән, Фирдәвес апа бе6лән Әкрәм абый 10 балага гомер биргән. Бүгенге көндә балаларның 7се исән-сау. Фирдәвес апа 15 оныклы, 23 оныкчыклы бәхетле әби. Оныгының өлкәненә 41 яшь булса, өлкән оныкчыгы да 21 яшен тутырган инде. Гаиләдә һәммәсе бергә җыелганда 70 ләп булалар икән. Узган ел Фирдәвес апаның төпчеге Дания апаның туган көнен табигать кочагында уздырганнар. Фотолардан күренгәнчә, кечкенә авылның сабантуе сыман.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фирдәвес апа сугыш елларында яшьтән тормыш арбасына җигелә. Гомере буена мәктәптә дә, балалар бакчасында да, колхозда да бил бөгәргә туры килә үзенә. Балачагында, яшҗлегендә күргән авырлыкларга сабырлыгының җимешен тату өлкәнәйгән көненә калган икән — бүгенге көндә ул балаларының хәер-догачысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X