erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына керде

Россия Президенты Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән барлык төзәтмәләр буенча референдум үткәрергә кирәклеген белдерде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына кертелде.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кул куйган боерык текстында: «Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем составын расларга» — диелә.

РФ Федераль Җыенына юллама кысаларында Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән барлык төзәтмәләр буенча референдум үткәрергә кирәклеге турында белдергән иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шулай ук Владимир Путин ил Конституциясендә РФ Дәүләт Советының статусын һәм ролен беркетергә тәкъдим итте.

РФ Дәүләт Советы статусын Россия Конституциясендә беркетү — законлы карар, чөнки бу структура үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады. Моның шулай икәнлеген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үтте.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X