Гашыйклар көне уңаеннан уздырылган “Пар балдаклар” бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде
18 гынвардан 12 февральгә кадәр “Арча хәбәрләре” сайтында “Пар балдаклар” исемле бәйге узды. Әлеге бәйге ел саен февраль аенда билгеләп үтелүче Гашыйклар көненә багышлап оештырылды. Бәйгенең шартлары буенча, катнашырга теләүчеләр туй көннәрендә истәлеккә төшкән фотоларын җибәрергә тиеш иделәр. Берсеннән-берсе матур 43 пардан мәхәббәт һәм бәхет бөркелеп торучы фотолар кабул иттек.
Катнашучылар арасында күптән түгел генә өйләнешкән яшь парлар да, 50 елга якын бергә гомер итүчеләр дә, бүгенге көндә ирләрен Махсус хәрби операциядән көтүчеләр дә, үзләре Арчадан булып та Анапа шәһәрендә танышып гаилә коручылар да бар иде. Гомумән, һәр катнашучының мәхәббәт тарихы үзенчә истәлекле, алар һәркайсы аерым язарлык язмыш.
Бәйгедә катнашкан һәр парга рәхмәтебезне җиткерәбез. Аларның барысы да җиңүгә лаек. Тик бәйге шартлары буенча, тавыш бирү юлы белән билгеләнгән өч парны җиңүче дип игълан иттек. Шулай итеп, 1362 тавыш җыючы Алия һәм Раил Миннебаевлар беренче, Илүзә һәм Наил Мөхәммәдиевлар 1090 тавыш белән икенче, Ландыш һәм Рәсим Әүһәдиевлар 828 тавыш җыеп, өченче урынга лаек булдылар.
Җиңүчеләрне котлау һәм бүләкләү танатанасы бүген, 14 февраль көнне үткәрелде. Аларга Арчаның үзәгендә урнашкан “Богиня” туй салоныннан 2500, 1500 һәм 1000 сумлык сертификатлар, “Арча хәбәрләре” газетасының дипломы, район мәдәният йортында булачак Илшат Сафин концертына чакыру билеты тапшырылды.
Җиңүчеләр һәркайсы бәйге барышында алган хис-тойгылары белән уртаклашып, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. “Тавыш бирү вакытында кайбер авырлыклар килеп чыкса да, бәйгедә катнашу безгә бик ошады. Иртәдән кичкә кадәр таныш булган һәм булмаган барлык кешеләргә тавыш бирергә мөрәҗәгать иттек”, - дип, елмаеп искә алды бүген декрет ялында булучы икенче урын иясе Илүзә Мөхәммәдиева.
“Бүләкләр өчен зур рәхмәт. Мондый бәйгеләрне киләчәктә дә көтеп калабыз”, - диде Рәсим Әүһәдиев.
Беренче урынны яулачы Алия белән Раил Миннебаевлар - бәйгедә катнашучы иң яшь парларның берсе. Аларның бергә гомер итә башлауларына нибары алты ай. Әтнә егете Раил һәм Гөберчәк кызы Алия социаль челтәр аша таныша һәм ел ярым очрашып йөргәннән соң, гаилә корып яши башлыйлар. Бүгенге көндә алар Арчада яшиләр. Раил Иске Кырлай мәктәбендә математика укытучысы, ә Алия 11нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. “Әлеге форматтагы бәйгедә беренче тапкыр катнаштык. Бәйге кызыклы һәм эмоциональ булды. Безнең җиңү – бик күп кешенең тырышлыгы. Тавыш биргән һәркемгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Бу – безнең гаиләнең беренче җиңүе. Соңгысы булмасын иде”, - дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты төп җиңүчеләребез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев