Тукайның 140 еллыгына багышлана
Арча үзәк китапханәсендә яңа төрле эш башланып килә - балалар китап театры студиясы эшчәнлеген башлый.
30 нчы гыйнвар көнне район балалар китапханәсендә "Китап - сәхнә: "Апушның тылсымлы төшләре" библиоперфомансы" проекты кысаларында, үз эшчәнлеген башлап килүче Балалар китап театры студиясына кастинг узды.
Аның нәтиҗәләре буенча театраль команда тупланачак һәм Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган, аның әсәрләренә нигезләнгән беренче библиоперфоманс (геройлар белән җанлы тамаша-спектакль) әзерләнәчәк.
Проект Президентның мәдәни иницитативлар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Бу хәбәрне Арча үзәк китапханәсе хезмәткәре Гөлназ Байкова җиткерде
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев