erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җиңү белән тәмамлана

Хәлен белделәр, күчтәнәч тапшырдылар.   

Быел 2 февральдә Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 77 ел булды. Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. 125 көн дәвамында канкойгыч бәрелешләр бара. Һәр урам һәм һәр йорт йөзләгән, меңләгән корбаннар белән яулап алына. 19 ноябрьдән совет гаскәрләре һөҗүмгә күчә. 1943 елның 2 февралендә ул җиңү белән тәмамлана.

Арчадан Әдһәм абый Әхмәтҗанов та Сталинград өчен барган сугышларда катнашкан. Шушы дата уңаеннан районның хәрби комиссары Алмаз Борһанов, Кораллы Көчләр ветераннары советы рәисе Юрий Козлов һәм Илдус Әскәров җитәкчелегендә яшь гвардиячеләр сугыш ветераны янына барып, аның хәлен белделәр, күчтәнәч тапшырдылар.   

 

 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X