erid:2VtzquqpS7d
Ялларда безне нинди һава торышы көтә?
Арча яңалыклары

Ялларда безне нинди һава торышы көтә?

Татарстанның Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, бүген, 21 апрельдә, һава торышында үзгәрешләр көтелми.

Республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшем ихтималы юк диярлек. Төнлә – 1-6, көндез 14-19 градус җылы булачак.

22 апрельдә, шимбә көнне,  болытлы  һава, урыны белән яңгырлар көтелә. Төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге 4-9 м/с, көндезге сәгатьләрдә урыны белән тизлеге секундына13 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә –  2-7 градус, көндез 11-16 градус җылы булачак.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев