erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Яңа Кенәр авылында спорт мәйданчыгы ачылды

Балалар өчен яңа уен мәйданчыгы һәм волейбол, баскетбол мәйданы битараф булмаган кенәрлеләр тырышлыгы белән булдырылды

Балаларны яклау көне алдыннан, 31 май көнне Яңа Кенәр авылының Куйбышев урамында спорт мәйданчыгы ачылды. Бу авылда барлыгы 21 урам бар. Куйбышев урамы үзәктә урнашмаса да, шушы урамда туып үскән егет Марсель Нәбиуллин тырышлыгы белән, биредәге балалар өчен уен мәйданчыгы һәм барлык уңайлыклар белән җиһазландырылган волейбол, баскетбол мәйданы сафка басты.

Аны ачуда тантанасында ТР спорт министрлыгының бүлек җитәкчесе Раиф Вафин, Арча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Илшат Галимуллин, Ренат Гатиятов һәм Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин катнашты. 

«Моннан 3 ел тирәсе элек башланган эшнең бүген матур нәтиҗәсен күрәбез. Мәйданчыкны булдыруда өлеше кергән һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм», – диде Ренат Гатиятов.

Үзе дә Яңа Кенәрдә туган ТР спорт министрлыгының бүлек җитәкчесе Раиф Вафин авылның бүгенгесе белән горурлануын әйтте. «Сездә һәр спорт төре дә киң җәелгән. Киләчәктә әле монда бассейн да, футбол мәйданы, спорт комплексы да булдырырбыз. Сездән бары спорт белән шөгыльләнү теләге генә кирәк», – диде ул.

Яңа уен мәйданы урынында элек торак йорт була. Соңгы елларда, әлеге җир ташландык булып калып, файдасыз җир булып тора. Аның каршында гына яшәүче Марсель Нәбиуллин шушы җирне файдалы итү максатыннан, якын-тирә урамдагы балаларны кайгыртып, уен мәйданчыгы булдыру теләге белән йөри башлый. 

«Без бу эшне күршеләр белән бергә киңәшләшеп башладык һәм балалар өчен уен мәйданчыгы ясадык. Шушы җирне бөтен урамыбыз белән диярлек бергәләп җыештырып чыктык. Яшьләр дә, өлкәннәр дә катнашты. Авыл җирлеге советы ярдәме дә бик зур булды. Бу эшебез район җитәкчеләренә барып җитте. Илшат Ахатович ярдәм итәчәкләренә ышандырып, спорт мәйданы ясау программасына кертте», – диде Марсель һәм әлеге хезмәт нәтиҗәсенең авыл өчен киләчәктә файдалы булуын теләде. 

Авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин бу изге эшкә катнашы булган һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Бу мәйдан киләчәгебез өчен таза-сау буын үстерсен иде. Биредә уйнап үскән балалар авылыбыз һәм районыбызның горурлыгы булсын иде», – диде ул.

Ачылу тантанасыннан соң, спорт мәйданында беренче волейбол ярышлары узды. Биредә Яңа Кенәр мәктәбен төрле елларда тәмамлаган спортчы егет-кызлар көч сынашты.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев