Алтын туегыз белән!
Бүген ЗАГС бүлегендә Арчада гомер итүче Факия һәм Васыйл Шәрәфетдиновлар алтын туйларын билгеләп үтте.
Бүгенге бәйрәмгә юбилярларның балалары, оныклары һәм якыннары килгән иде
50 елдан соң кабаттан Шәрәфетдиновлар залга Мендельсон маршы астында үтте. Аннан ЗАГС бүлегенең Дан китабына кул куйдылар, алтын юбилярлар медальләре алыштылар, танышкан вакытларын искә төшерделәр, вальс әйләнделәр.
Аларны район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина котлады, район башлыгы исеменнән Котлау адресы һәм истәлекле бүләк тапшырды.
"Шәрыкь" территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Ринат Сафин да изге теләкләрен җиткерде. Балалары, оныклары котлады.
Тулырак газетабызның алдагы саннарының берсендә укый аласыз
Нет комментариев