Язның беренче ярминкәсе
Бүген Арчада зур ярминкә узды
Иртәнге сәгать 6да аны оештыручылар сатуп алучыларны каршы алырга әзер иде инде. Язның беренче ярминкәсен оештыру Яңа Кишет һәм Яңасала авыл җирлекләренә йөкләнгән. Алар тырышкан, теләгән кешене кайнар коймак, пылау белән дә сыйладылар. Үзешчәннәре матур җырлар белән дә күңелләрне күтәрде.
Ашлык, бәрәңге, салам, печән, сөт продуктлары, балык, орлык суганы – бар да бар иде ярминкәдә.
Ярминкәне район башлыгы урынбасары Рамил Мөхәммәдияров белән район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин да карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев