erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Нурия ханым ел да Ифтар мәҗлесе оештырып күрештереп тора

Бу турыда дулкынланмыйча язып булмый.

Гомуми туклану предприятиесе җитәкчесе Нурия Гыймадиева ресторанда Ифтар мәҗлесе үткәрде. Табын түрендә абыстай Әлфия апа Рәхимова (ветеран китапханәче), туганнары, бергә эшләгән хезмәттәшләре, элек шушы системада хезмәт иткән ветераннар утырды. Мондагы җылы мохитны күрсәгез иде: күрешәләр, кочаклашалар, хәл-әхвәл сорашалар... Күзләрдә яшь... Өйдә ятып, күптән күрешкән юк бит инде! Ярый әле Нурия ханым ел да Ифтар мәҗлесе оештырып, күрештереп тора. Ифтар мәҗлесенә өлгертәм дип ничек матур итеп ресторанга ремонт ясаткан. Ул өстәлдәге сый-нигьмәтләр - барысын да татып карыйсы килә. Ә бит адәм баласының төрлесе бар... Берьюлы җиләк-җимеш сата торган кибеттән, бәяләрне карагач, бер пенсионер: " Безгә монда ничего делать", - дип чыгып китте. Ә Нурия ханым кеше аермый, ул гади хезмәт кешесен, гади  әбиләрне ярата, аларны ихтирам белән табын түренә дәшә. Быел гыйнвар аенда әнисе Шәмсенур апа бакыйлыкка күчте.  Нурия ханым дулкынланып әнисен искә алды. "Әни безнең, шулай итеп әбиләрне җыеп, Ифтар мәҗлесе үткәргәнне ярата иде", - диде күз яшьләрен сөртеп. Сүзебез дога булып барып ирешсен. Рухы шат булып ятсын. Догалар, акыллы вәгазьләр тыңлап, Ифтар мәҗлесе бик матур үтте. Тоткан уразалар, ниятләр кабул булсын. Ахырдан Нурия ханымны кочаклап, кулын кысып, Алланың рәхмәте яусын сиңа дип, җылы итеп саубуллашып таралыштылар. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре