erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

«Икмәк булса, җыр да була»: агиткультбригада игенчеләр өчен концерт куйды

Аның чираттагысы “Яңарыш” хуҗалыгы ындыр табагында эшләүчеләр өчен күрсәтелде.

Арча районында урып-җыю эшләре дәвам итә. Кыр батырларының хезмәтен күтәренке рух белән дәртләндерү максатыннан район Мәдәният йортының агиткультбригадасы басуларга концерт программасы белән чыга. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

“Бүген Расих Галимҗанов җитәкчелегендәге агиткультбригада “Икмәк булса, җыр да була” дигән программа белән Иске Чүриле авылының "Яңарыш" хуҗалыгы ындыр табагында эшләүчеләрне матур җырлары белән ял иттерделәр”, – диелә хәбәрдә.

 

Мондый очрашулар урып-җыю чорында матур традициягә әверелде. Җыр-моң игенчеләргә хезмәт арасындагы кыска ял мизгелләрен күңелле үткәрергә ярдәм итә.

 

Фотолар район матбугат хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев