erid:2VtzquqpS7d
Иң кадерлесе – кеше гомере һәм сәламәтлек
Арча яңалыклары

Иң кадерлесе – кеше гомере һәм сәламәтлек

Әңгәмәдәшебез – “Гостехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов

- Габделхак Габделфәртович, һәр елдагыча, авыл хуҗалыгы техникасына техник карау уздырыр вакыт җитте. Башта узган елгы нәтиҗәләр турында әйтеп үтсәгез иде.

– Әйе, язгы кыр эшләре башланырга санаулы көннәр генә калып бара. Төзек, таләпләргә туры килә торган техника гына эшкә чыгарга тиеш, кешеләр гомере һәм сәламәтлеге турында кайгыртырга тиешле җитәкчеләр һәм белгечләр беренче чиратта шуны истә тотсыннар иде.

Техник карау аша без машина-тракторларны язгы чәчүгә әзерләп кенә калмыйбыз, ә аларның ел буена төзек эшләвен дә тәэмин итәбез. Шуңа күрә бу чара мөмкин кадәр югары сыйфатлы итеп үткәрелергә тиеш.

Бүгенге көндә районда 2674 техника исәптә тора. Болар – тракторлар, прицеплар, комбайннар, кар чаналары, квадроцикллар. Узган ел барысы 1959ы техник карау узды. Бу – 73 процент, республика күрсәткече – 70 процент.

Авыл хуҗалыгында барысы 947 техника исәптә тора. Шуларның 503е трактор, 206сы прицеп, 100 ашлык комбайны, 41е азык җыю комбайны. Бу 85 процент, республиканыкы – 87 процент.

– Хуҗалыклар буенча карасак, хәл ничегрәк тора?

– “Заря”, “Байрак” ширкәтләрендә барлык техника карау узды. “Яңарыш” ширкәтендә, “Казанка”, “Кырлай”, “Игенче”дә 90 проценттан югары. “Ашытбаш” белән “Кишет”тә 71,4 – 75 процент кына.

– Шәхси хуҗалыкларда да шактый техника бар бит әле.

– Шәхси хуҗалыкларда алар күбрәк тә – барысы 1458. 1112 трактор, 288 прицеп, 7 комбайн, 48 кар чанасы һәм квадроцикл теркәлгән. Шуларның 875е, ягъни 60 проценты узган ел техник карау узды. Республика буенча – 58 процент.

Шәхси хуҗалыклардагы техника белән эш катлаулырак, чөнки предприятие, ширкәтләрдә техника өчен җаваплы кешеләр – инженерлар бар. Ә шәхси хуҗалыклардагы техника ияләренең кайберләре бу турыда уйлап та карамый. Исәпкә куелмаган, документлары булмаган, техник карау узмаган техниканы файдалана бирәләр. Үзләренекен генә түгел, башка кешеләрнең дә гомерләрен, сәламәтлекләрен куркыныч астына куялар. Хәвеф-хәтәр булгач, әллә нәрсәләр эшлисе килер. Әмма соң булыр,  терсәк якын, әмма аны тешләп булмый!

Узган ел авыл җирлекләре буенча 454 техника техник карау узмады. Яңа Кенәр авыл җирлегендә андыйлар – 60, Яңа Кырлайда – 49, Үрнәктә – 46, Ташкичүдә – 41.

Техник карау график буенча уздырыла, бу турыда алдан хәбәр итәбез. Шәхси хуҗалыклардагы техникага кайчан уздырылачагы авыл җирлекләрендә билгеле. Урыннарга барып уздырабыз, мәсәлән, 13 майда 15 сәгатьтә Апазда, 16 сәг. 45 минутта Хәсәншәех авылында узачак. Еракка барасы түгел, билгеләнгән вакытта кил генә.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдиме белән язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен 10 апрельгә кадәр барлык төр авыл хуҗалыгы машиналарының агрегатларын ремонтлап, әзерләп, тракторларга һәм прицепларга техник карау үткәрелеп бетәргә тиеш. 20 майга кадәр азык әзерләү, 10 июльгә кадәр ашлык җыйнау комбайннарына техник карау үткәрелә. Аларны сафка бастырудан тыш, хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы таләпләрен дә үтәргә кирәк. Әлегә язгы кыр эшләренә чыгачак техника белән бәйле проблемалар аз түгел, аларны хәл итәргә кирәк булачак.

Һәр агрофирма җитәкчесенә техник карау үткәрү буенча таләпләр язып җибәрелде. Техник кару көненә кадәр техника ремонтланып, ГОСТ таләпләренә туры килерлек итеп әзерләнеп, буялып, төзек хәлдә булырга тиеш.

Бәхетсезлек очраклары шушы таләпләрне үтәмәүдән килеп чыга. Узган ел республикада тракторлар катнашында 24 юл-транспорт һәлакәте булды. Шуларда 14 кешенең гомере өзелде, 16 кеше тән җәрәхәтләре алды.

Соңгы елларда квадроцикллар һәм кар чаналарын күпләп ала башладылар. Рес-публикада алар катнашында һәлак булучылар, яраланучылар бар. Ике фаҗигане әйтеп китмичә булмый. Узган ел 20 апрельдә Питрәч районында 15 яшьлек кыз квадроцикл белән идарә иткәндә юлдан баручыны уздырмый, бәрелешәләр. Кызның 12 яшьлек бертуган энесе шунда һәлак була, кыз бала авыр хәлдә хастаханәгә озатыла.

Узган елның 11 октяб-рендә Баулы районында басуда 10 яшьлек малай квадроцикл белән идарә иткәндә квадроцикл ава, нәтиҗәдә 7 яшьлек бертуган энесе һәлак була.

Мондый фаҗигаләр булмасын өчен балаларга квадроцикллар һ.б. техниканы бирмәскә кирәк.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев