erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иртә килгән яз шатландырмас кебек

Районда язгы кыр эшләре тулы көченә бара. Быел илкүләм сукачылар ярышы да бездә узачакРайонда язгы кыр эшләре тулы көченә бара. Быел илкүләм сукачылар ярышы да бездә узачак

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов 14 апрельдә Арча районында булды. Ул хуҗалыкларда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.
“Кырлай“ ширкәтендә соңгы вакытта яңа техникалар кайтып тора. Министр урынбасары яңа чәчү комплексының эшен карады. Хуҗалыкта яңа технологияләр  кулланып эшлиләр. Уҗымнарны гадәти тырмалар белән түгел, ә “БИГ-3“ тырмалары белән тырмалыйлар. Бу агрегат туфракны яхшы йомшарта, өстәге ашламалар тирәнгәрәк керә.

Россия күләмендә сукачылар ярышына сайлап алу этабы 11 майда “Кырлай“ ширкәте басуында узачак.
“Ашытбаш“ ширкә-тендә үсемлекчелектә дә, терлекчелектә  дә уңай якка үзгәрешләр бара. Яңа тырма агрегаты, агулау машинасы алдылар, азык әзерләү техникасы кайтачак. Р.Фәттахов басуларда эшләр барышын карагач технологияне яхшыртырга кирәклеген искәртте.
“Северный“ ширкәтендәге үзгәрешләрне санап бетергесез. Әле менә сменага 100 гектарга кадәр чәчә торган кукуруз чәчкече кайтты. Быел бу культура 1900 гектарда игеләчәк. Хуҗалык җитәкчесе Илнар Мөх-лисов әйтүенчә, әле дә узган елгы 8 мең тонна силос бар. Яңа төзелә торган терлекчелек комплексы территориясендә яңа азык үзәге күтәрелеп килә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хуҗалыкның белгечләр командасы көчле. Алар яңа кайткан техниканы тагын да яхшыртырга сәләтле, культиваторны аммиак кертә торган итеп үзгәрткәннәр.
Министр урынбасары “Северный“ хуҗалыгында техникага караш бөтен республикага үрнәк булып тора, дигән бәя бирде. Ул хәзер беренче чиратта игътибарны дым каплатуга бирергә кирәклеген искәртте, чөнки якын арада яңгырлар күренми.
– Хәзерге вакытта дүрт  хуҗалык чәчә, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин. – “Игенче“ ширкәте – 912, “Яңарыш“ – 655, “Курса МТСы“, “Кырлай“ хуҗалыклары 200әр гектардан артык чәчтеләр инде.

15160 гектардагы уҗымнарның 11 мең гектардан артыгы тукландырылды. Белгечләр уҗымнарның торышы өчен борчыла. Шактый мәйданнардагы үсемлекләр көздән тармакланып кала алмады. Көздән хәйран күренгәннәрендә дә сирәкләнү күзәтелә. Өстәп  чәчүчеләр дә бар.
71222 гектарда дым кап-латылырга тиеш булып, шуның 30955 гектары тырмаланды. “Курса МТСы“, “Казанка“ ширкәтләре бу мөһим эшне тәмамладылар да инде. Хәзер дым көнләп түгел, сәгатьләп оча. Быел туфрак авырдан өлгерә, җирне китереп булмый, дип зарлана белгечләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев