Изге Мәдинә шәһәрендә кар яуган (+ВИДЕО)
Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в) әйткәннәр чынга ашармы?
Аның изге урыннарда кар яуса, моның дөнья бетүгә ишарәләрнең берсе булуы турындагы сүзләре билгеле. Шушы көннәрдә Мәдинә шәһәрен кар бураны каплап китүе нәкъ шул заманның килеп җитүе, ди вацапчылар.
Баксаң, Мәккәдә, Мәдинәдә моңа кадәр дә кар яуганы булган икән. Сезгә тәкъдим ителгән фото моннан 3 ел элек төшерелгән.
Дөнья бетүгә ишарәләрне эзләсәң, күп инде алар. Шуңа күрә, аны көтеп утырудан алда, бүгенге көннең кадерен белеп, изге гамәлләр кылып калырга ашыгыйк, җәмәгать.
Фото: vk.com сайтыннан
Автор: Резида Валитова
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/Izge-M-din-sh--rend-kar-yaugan-d-nya-bet-me-86075/
Кар Мәккәдә дә яуган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев