erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кадер-хөрмәт күреп яши

Изидә Гыймадиева 90 яшьлеген Түбән Пошалымда, туганнары Рәмзия һәм Рафис Галиевлар гаиләсендә каршы алды

Язмыш юллары адәм баласын кайларда гына йөртми... Нәсел тамырлары Арча районыннан булган Изидә Гыймадиева Казанда туа.

12 яшендә әтисе үлгәч, кыз әнисе белән Ташкент шәһәренә күченеп китә. Казаннан 5нче сыйныфны гына тәмамлап китсә дә, рус телен камил белгәнгә анда 7нче сыйныфка алалар үзен. 10 сыйныфны тәмамлагач, бер ел хисапчылар әзерләү курсында укып, сәүдә-кооператив техникумында белем ала ул.

1962 елда шулай ук хисапчы булып эшләгән Тәлгать атлы егет белән гаилә коралар. Ире белән 41 ел гомер кичерәләр, Аллаһы Тәгалә бала сөю бәхете генә насыйп итми. 2003 елда ире үлгәч туганнары янына кайтып төпләнә Изидә апа.  2004 елдан бирле ул Түбән Пошалымда туганы Рәмзия һәм Рафис Галиевлар гаиләсендә, кадер-хөрмәттә яши. “Изидә апа әниемнең туганнан туган сеңлесе, — ди Рәмзия апа. — дус-тату булып яшибез. Рафис ярдәм итмәсә, өлкән кешене үзем генә багып бетерә алмас идем, аңа рәхмәт. Бүгенге көндә әби аягында йөри, кәефе булганда ишегалдын да урап керә, дөньядагы яңалыклар белән дә кызыксына, режим белән

тукланып, үзенә игътибар биреп яши”.

21 апрельдә Изидә Әхмәтгәрәй кызына 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котлап Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Илгиз Камалетдинов килде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

90 яшьлегеңне үз аягыңда, камил акыл, сәламәтлек белән каршы алу — Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Озын гомерле булуга нәсел дә, яшәү рәвеше дә, тирә-як мохит тә, тәрбия дә зур йогынты ясый. Ә Изидә апа бу яктан да бәхетле. Чөнки янәшәсендә киң күңелле, хөрмәт итеп “Апа” дип яшәүче туганнары бар аның. Аларга да Аллаһы Тәгалә әҗер-савабын бирсен. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X